+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
12 февраль 2015, 21:20

Хезмәтне күрә белгәч, эшкә дәрт бар!

“Таң” хуҗалыгында чәчү техникасын төзекләндерү тәмамлану алдында.Бакалы районында язгы кыр эшләренә әзерлек тулы куәтенә бара. Район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш инженеры Марат Латыйповның әйтүенә караганда, чәчүдә катнашачак тракторларның — 68, чәчкечләрнең — 89, культиваторларның 91 проценты әзерлек сызыгына куелган. Тырмалау һәм кәтүкләү агрегатлары тулысынча ремонтланган. Бу эш Рәзиф Хөснуллинның крестьян-фермер хуҗалыгында, “Очкын”, “Мирзаһит”, “Боҗыр”, “Таң” кооперативларында аеруча яхшы оештырылган. Соңгысында техниканы язгы чәчүгә әзерләү барышы белән без дә якыннан танышып кайттык.

Читайте нас: