Районда терлекчелек объектларын заман таләпләренә яраклаштыруга игътибар зур. Бу җәһәттән балтачлылар республикада кабул ителгән “500 ферма” программасы мөмкинлекләреннән нәтиҗәле файдалана. Узган елда өч фермада зур реконструкция эшләре башкарылды, быелга тагын икесенә документлар әзерләнгән һәм программада катнашучылар санының артуы күзаллана.
“Рассвет” җәмгыятендә хуҗалыкның төп акча керемен тәэмин итүче терлекчелек тармагына яңа сулыш бирелде. Ферма мөдире Мисхәт Әхмәтҗанов әйтүенчә, узган елда алар, “500 ферма” программасы кысаларында, сөтчелек фермасында зур реконструкция эшләре башкарганнар. Аның барышында ферманың түбәсе яңартылган. Ул яктылык төшә торган һәм бина эчендә микроклиматны көйләүче материалдан эшләнгән. Хәзер маллар яткан урын да, элекке кебек, ел саен алыштыруны таләп иткән такта идән түгел, махсус келәмнәр җәелгән. Ремонт барышында эш шартларын җиңеләйтү һәм җитештерелгән продукциянең сыйфатын күтәрү, малларга төрле витаминнар белән баетылган азык ашату мәсьәләләре дә игътибар үзәгеннән читтә калмаган. Фермада сөтүткәргеч, суыткыч урнаштырылган. Соңгысын җәйләүгә дә алып куйганнар, нәтиҗәдә, эшкәртүчеләргә тәкъдим ителүче продукция ел әйләнәсенә беренче сорттан түбән төшми. Хәзер мал азыгы әзерләү дә миксер ярдәмендә башкарыла һәм ул төрле макро- һәм микроэлементларны куллану мөмкинлеге бирә. Терлекләрне өстәмә тукландыру оештырылган.
Бер үк вакытта токымлы терлек булдыруга да игътибар бирелә — узган елда 30 баш токымлы тана алганнар. Үзләрендә дә мул продукция бирергә сәләтле сыерлар үстерергә тырышалар. Техник- орлыкландыручы Рәзилә Мирһаҗева әйтүенчә, хәзер малларны тулысынча ясалма орлыкландыруга күчкәннәр.
Һәр эштә уңыш нигезе — әлбәттә, кешеләр. Җәмгыять директоры Фидарит Мирхазов әйтүенчә, коллективта уңган, тырыш терлекчеләр эшли. Савучылар Илфиза Нисафетдинова, Эльвира Такиуллина, Әлфирә Галәветдинова, Валентина Яндубаева, мал караучылар Сәгыйть Мирһаҗев, Рамил Фатыйхов, Финас Нисафетдинов, Илдар Шәмсетдинов, бозау караучы Рәмзия Йосыпова нәкъ шундыйлардан.
Җәмгыятьтә фермада үткәрелгән реконструкциянең уңай йогынтысын тоярга өлгергәннәр дә инде. Җитештерелгән продукциянең күләме арту һәм сыйфаты югары булу, табышлы эшләп, җәмгыять кассасын тулыландыру мөмкинлеген киңәйткән.