Узган көздә уҗым культуралары 479 мең гектарда чәчелгән иде. ”Россельхозцентр” учреждениесе мәгълүматлары буенча, аның 198,5 мең гектарының торышы — яхшы, 96 меңе начар хәлдә, калган өлеше канәгатьләнерлек бәясен алган.
— Бүген республикадагы барлык мөмкинлекләр һәм куәтләр басу эшләрен оешкан төстә һәм агротехник срокларда үткәрүгә тупланырга тиеш, — диде Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Илдар Тимергалин. — Техника, чәчү орлыгы һәм ягулык хәстәрләү проблемаларын хәл итүне озакка сузарга ярамый. Тармак министрлыгы аграр предприятиеләргә ташлама кредитлар алу механизмын эшләргә һәм алуда булышлык итәргә тиеш. Бигрәк тә басу эшләре кампаниясе чорында хезмәт хакын вакытында түләүдә өзеклек булмасын.