+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
11 март 2015, 23:47

Их, кыяры соң, кыяры!

“Башовощснаб” җәмгыятенең Кырмыскалы районындагы предприятиесендә ул 3 гектар мәйданда үстереләчәк.Башкортстанда яшелчә үстерү күләме тотрыклы рәвештә артуын дәвам итә. 2010 елда, мәсәлән, төбәктә еллык җитештерү 225 мең тонна тәшкил итсә, узган елда шул ук мәйданнарда күрсәткеч 350 мең тоннага җитте. Яшелчәчелектә пленка теплицалары зур мәйданны алып тора. Узган ел, әйтик, барлык 429 гектарның 383ен шундый теплицалар биләде. Республика Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан алынган мәгълүматларга караганда, үткән елда теплица хуҗалыкларында тулай уңыш җыемы – 70,5 мең тонна, һәр квадрат метрдан уртача уңыш 16,4 килограмм тәшкил итте.

Төбәктә сәүдә нокталарын сыйфатлы продукция белән тәэмин итүдә, “Башовощснаб” җәмгыяте зур эш башкара. Кырмыскалы районында ике ел элек сафка кертелгән яшелчә үстерү производствосы Корея­ның алдынгы технологияләренә нигезләнгән. Бирегә чит ил белгечләре үзләре килеп җиһазлар урнаштырган һәм яшелчәчеләрне эшкә өйрәткән. Бер гектар мәйданда япма астында үстерелгән кыяр­лардан көненә 3-4 тонна уңыш җыела.

Экологик чиста продукциягә Уфада гына түгел, тоташ республикада ихтыяҗ зур. Быел предприятие теплица мәй­данын тагын бер гектарга зурайту максатын куя. Русиядә тиңе булмаган әлеге предприятие, проектка ярашлы, якын киләчәктә кыярны 3 гектарда үстерә башлаячак. Проектның гомум бәясе 300 миллион сум булса, 100 миллион сумлык эш башкарылган да инде.
Читайте нас: