Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
17 март 2015, 21:20

Бозаулы сыер — ихата күрке

Яз — сыерларның күпләп бозаулау чоры — сөтлебикәләр генә түгел, аларның хуҗалары өчен дә җаваплы вакыт бу. Сыер бозаулаганда нинди чараларга игътибар итәргә, яшь малны саклап калу өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?

Савым сыеры бозауларга ике ай вакыт кала сөт бирүне туктата — саудырмый башлый. Мал хуҗасы моңа аеруча игътибар итәргә һәм аны контрольдә тотарга тиеш. Чөнки ашату яхшы булганда сыер сөт бирүне туктатмаска да мөмкин. Мондый очракта карындагы үрчемгә тиешле туклыклы матдәләр савылган сөт белән чыгып бетәчәк. Шулай ук, бозаулаган көнгә кадәр сөт биргән сыерның угызы да булмый. Ә ул — яшь бозаулар өчен аеруча кирәкле ризык.
Ташлаттыру өчен башта сыерны тәүлегенә бер тапкыр саву киңәш ителә. Бер үк вакытта, рационда каралган сусыл азык күләмен киметә барырга кирәк. Суны да чикләргә онытмагыз. Гадәттәгечә ашату тәртибен 10 көннән соң дәвам итәргә була. Шул рәвешле сез бозауның сәламәт тууын тәэмин итәчәксез, савым да яхшы булыр. Иң мөһиме — әлеге кагыйдәләр үтәлгән очракта, сыер ташлаткан чорда үзенә кирәк кадәр май җыеп өлгерәчәк. Буаз сыер, гадәттә, тәүлегенә 10-15 килограмм печән, 100-150 грамм тоз ашарга һәм авырлыгын 75 килограммга кадәр арттырырга тиеш.
Бозаулар алдыннан сыер аеруча тиз куркучан була. Бозау туарга берничә сәгать кала сөте килә башлый. Бозаулаганда сыер сул як корсагында ята. Бозау, гадәттә, карыннан алгы аяклары белән чыга. Киресенчә булганда, куркыныч юк. Яңа бозаулаган сыерны бер сәгать эчендә саварга һәм угыз сөтен бозавына эчерергә кирәк. Ә сыерга бераз тозлырак су (бер чиләккә 50 грамм исәбеннән) эчерергә киңәш ителә. Башта сыерны көненә 4-5 мәртәбә саварга була. Малкай бозавын имезергә якын китерми икән, бозауга анасының сөтен бераз сиптерергә кирәк, чөнки, сыерлар үз сөтен исеннән таный.
Яңа туган бозаулар суны күп эчәргә ярата. Су җитмәүне алар ашатмауга караганда да авыр кичерә. Яңа туган бозауга беренче көннәрдән үк су эчерергә кирәк. 10-15 көнгә кадәр — кайнаган су, аннары 20-25 градус җылылыкта кайнатмыйча да бирергә була. Аппетитка һәм аларның үсешенә ярдәм итүче үлән катнашмалары да яхшы тәэсир итә. Суны бозау имгәннән соң 1,5-2 сәгать узгач, беренче ике атна дәвамында — 0,5-1, аннан соң 1-2 литр бирергә киңәш ителә.
1-1,5 айлык чагыннан — чөгендер, кишер, ә ике айдан соң шытмаган бәрәңге турап бирергә була. Ике айлык бозау өчен иң яхшы азык — яхшы итеп вакланган солы. Силосны 3-4 айдан соң гына бирергә яраганлыгын да истән чыгармагыз.