— Быел да бөртеклеләргә өстенлек бирәчәкбез, — ди хуҗалык җитәкчесе Геннадий Семенов. — Бер мең гектарга – солы, 200 гектарга – бодай, 300 гектарга – арпа һәм 500 гектарга карабодай чәчү күздә тотыла. Җитәрлек күләмдә элита орлык, 32 тонна дизель ягулыгы кайтардык. Техника, тагылма инвентарь әзер. Язгы чәчү кампаниясенә барлыгы унбер кеше җәлеп ителәчәк.
Шул ук вакытта, дәүләттән субсидияләрне мөмкин кадәр тизрәк алсак, яхшырак булыр иде. Аграрийларга субсидияне вакытында алырга катгый таләпләр, административ киртәләр, аңлашылмаучанлык комачаулый. Катлаулы икътисади хәлне күздә тотып, авыл уңганнарына ярдәм кулы сузуны тизләтү урынлы булыр иде.
“Агро-Весна”да алдагы көнгә ышаныч белән карау биредә үз эшенә тугры авыл уңганнары хезмәт салуына да бәйле. Агроном Данил Семенов – игенчелекнең серләрен яхшы белә. Механизаторлар Анатолий Андреев, Семен Семенов, Анатолий Тимофеев һәм Георгий Никитин да сынатырга җыенмый. Александр Куровскийның “Т-150” тракторы кәләш алырга барырлык төзек хәлдә. Леонид Васильевның “Т-25”е күптән әзерлек сызыгында. Ашлык чистартучылар Наталья Соколова белән Вера Захарова сменага 6 тонна бөртеклеләрне чүптән тазарта. Ашлык сортларга аерыла һәм орлыкка тиешлесе аерым капчыкларга тутырыла. Амбарда таң калырлык чисталык. Үз эшенә һәркем зур җаваплылык белән карый, шуңа хуҗалыкның язгы чәчүне быел да уңышлы башкарачагына өмет зур.
Флорида Харрасова,
Иглин районы авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы урынбасары, баш агроном:
— Иглин районының чәчүлек мәйданнары 40600 гектар тәшкил итә. Бөртеклеләрдән тыш, 1200 гектарга кукуруз чәчү планлаштырыла. Уҗымнарның уңышлы кышлавына өмет итәбез. 240 тонна минераль ашлама кайтарачакбыз. Техника белән тәэмин ителеш язгы чәчүне үз көчебезгә генә таянып башкарып чагарга мөмкинлек бирә.