Кооперативның баш агрономы Винарис Әхмәтҗанов белдерүенчә, бүгенге көндә “Урожай”да язгы кыр эшләрендә катнашачак барлык трактор-машиналар да әзерлек сызыгына куелган, якын көннәрдә техник тикшерү үткәрү өчен махсус комиссия киләчәк. Тиздән тырма, чәчкеч, культиваторлар да көйләнеп бетәчәк.
Ягулык-майлау материалларына килгәндә, без аларны язгы чәчүне башкарып чыгарлык күләмдә тупладык, — ди Винарис Рәфит улы. — Шунысы күңелне кыра — тоннасын 30 мең сум дигәннәр иде, китергәнче бу сумма 34 мең сумга күтәрелде. Запас частьләргә хаклар да көннән-көн арта. Техника бәясе яңа елдан 30-35 процентка сикереш ясады. Без, авыл кешеләре, хакларны авызлыклау чарасы табып булмый микәнни дип гаҗизләнәбез.