Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
8 апрель 2015, 22:55

Иң күп сөт тапшыручы – хакимият башлыгы үзе!

Ахман авылы биләмәсенә җитәкчелек итүче Зөлфия Гарифуллина күп кенә башлангычларда якташларына үрнәк күрсәтә.Ахман авылы хакимияте — шәхси хуҗалыклардан сөт җыю буенча районда һәрвакыт беренче урында бара. Моның сере нидә соң?— Безнең биләмәгә караган Ахман һәм Иске Балыклы авылларындагы 390 хуҗалыкта 1036 кеше гомер итә. Шунысын да әйтергә кирәк, 390 йортның 66сында бары тик җәйге чорда гына яшиләр. 324 хуҗалыкның 203ендә бүген мал тоталар. Мисалга, Гөлсинә һәм Риф Галимовлар — 18, Флүрә һәм На­зыйф Шәрифуллинар, Гиная һәм Анатолий Савельевлар, Алефтина һәм Азат Шәрәфет­диновлар, Розалия һәм Илфак Шәйдуллиннар, Халидә һәм Фәйрүз Шәрәфетдиновлар — 8әр баш мал асрыйлар. Мал тотучыларның күпләре сөтнең үзләреннән артканын сата. Сөт җыю эше Рәис Галләмов белән Әбәдия Сәгыйдуллинага йөклә­телгән. Рәис Риф улы — көненә 8-10, Әбәдия Бәдретдин кызы 6-7 центнер сөт җыя. Сөт район үзәгендәге “Партнер” һәм “Ремол” җәмгыятьләренә тапшы­рыла. Аның литрына 15 сумнан исәп-хисап ясала. Авыл халкы эшсезлек чәчәк аткан бүгенге заманда мал тотуның файдалы һәм отышлы икәнлеген көннән-көн ныграк аңлый. Шуңа ничек тә ихатасындагы мал санын саклап калу, тагын да арттыру чарасын күрергә тырыша, — ди Ахман авылы хакимияте башлыгы Зөлфия Гарифул­лина.

— Сез үзегез дә мал тотып яшисезме? — дип кызыксынам Зөлфия Шәех кызыннан.
— Шулай булмыйча! Бүгенге көндә ихатабызда 8 баш мал асрыйбыз, шуның өчесе — савым сыеры. Мин дә, башкалар белән беррәттән, көненә 18-20шәр литр сөт тапшырам (үзебездән һәм бозаулардан артканын). Узган елда, мисалга, сөт сатып кына гаилә бюд­жетын 60 мең сумга тулыландырдык. Малны без бөтен гаиләбез белән карыйбыз. Себердә эшләүче улым Эль­нарның ялга кайткан вакытларында абзардан чыкканы юк. Илвира киленем дә бик уңган. Мин кайтуга сепаратын да аерта, эремчеген-катыгын да ясап куя. Сыерын да сава.