+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
8 апрель 2015, 22:54

Ә күңел – басуда!

Караидел районы игенчеләре кыр эшләренә бүгеннән әзер.Караидел районының аграр тармагында барлыгы 16 авыл хуҗалыгы предприятиесе, 60 крестьян-фермер хуҗалыгы хезмәт сала, аның үсешенә үз өлешен кертә. Былтыр алар барлыгы 303 миллион сумлык продукция җитештергән, бу, 2013 елга карата, 129 процент тәшкил итә.

Район игенчеләре быелгы уңышка нигезне былтыр көз үк салып калдырган иде. Барлыгы 6200 гектар туңга сөрелеп, шуның 4500 гектарына уҗым куль­туралары чәчелде. Шуңа өстәп, язгы чәчү 17 мең гектардан артык мәйданда үткә­реләчәк. Ведомствоара хезмәт­ләрнең үзара эшчәнле­ген көйләү һәм хуҗалыкларга язгы кыр эшләренә әзерлек чорында гамәли ярдәм күрсәтү өчен район хакимияте башлыгы Илдар Гарифуллин бо­е­рыгы белән махсус штаб булдырылган. Аны Илдар Вил улының урынбасары, авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Нәфис Гәрәев җитәкли.
— Көздән бөртеклеләрнең 2400 тонна орлыгын хәзерләп куйган идек, — ди Нәфис Фәнис улы. — Илеш райо­нындагы күпьеллык ышанычлы партнерларыбыздан 240 тонна элита орлык кайтарттык. Аларны химикатлар белән оешкан төстә шулай ук даими партнерыбыз — “Башкортстан пестицидлары” компаниясе белгечләре эшкәртәчәк. Әлеге вакытта хуҗалыкларда техника һәм инвентарь ремонтлыйлар, бу эш тә графикка ярашлы алып барыла.
Бүлек начальнигы сөйләгән­чә, районда ремонт чорында 2 миллион сумлык авыл хуҗа­лыгы техникасы һәм инвентаре сатып алынган, ә үткән елда бу максатка хуҗалыклар 18,8 миллион сум тотынган. И. Хәй­дәров, С. Хәй­латыйпов крестьян-фермер хуҗа­лык­лары, “Нур+Р”, “Әртәкүл” җәм­гыятьләре ул техниканы 3-5 миллион сумлык алганнар.
Генеральный директоры Ренат Әскаров булган “Нур+Р” җәмгыятенә без Яугилде авылына Уфага кайтышлый сугылдык. Районда яхшы гына күр­сәткечләре белән билгеле җавап­лылыгы чикләнгән бу җәмгыятьне бүген Альмира Әлтдинова җитәкли. Үз иң­нәренә шундый зур җавап­лылык алган бу гүзәл затка сокланмый мөмкин түгел.
— Бүгенгә ремонт тәмам­ланып килә, — диде ул. — Бу эштә меха­низаторларым Ди­нар Әхмәров, Зөлфәт Сафаров, Рамил Камалов, Руслан Гәрәев, Зифкать Туктаров, Ра­вил Хөсәенов, Са­мат Әк­баров, Марат Хәкимов өл­герлек күр­сәтте. Элекке агрономыбыз Касыйм Мөхитов та ярдәмгә килергә һәрчак әзер. Алар ике “ДТ-75”, “К-744” тракторларын, дүрт “Беларус”ны вакытында әзерлек сызыгына куйды. Мин аларның тырыш­лыгы өчен һәммәсенә рәх­мәт­ле. Уҗым культураларыннан тыш, яз 1100 гектарда, Ходай насыйп итсә, чәчүне башкарып чыгарга өметләнеп торабыз.
Альмира Фәнис кызы һәр елны орлык белән ярдәм иткән Илеш егетләренә — “Урожай” һәм “ООО Ялалов” җәм­гыятьләре җитәкчеләренә дә зур рәхмәтле. Предприятие, алар белән берничә ел үзара аңлашып-килешеп эшләп, Илеш районыннан бодай һәм карабодайның элита сортларын кайтарта. Үзара файдалы бу хезмәттәшлек быел да сынатмаган, ике як та канәгать калган. Әлеге вакытта хуҗалык ягулык-майлау материаллары һәм ашлама кайтара.
“Нур+Р” җәмгыяте җитәк­чесе Альмира ханымның йөзеннән нур бөркелеп торган кебек, хуҗалык басуларының да тиздән техника гөрелтесенә күмеләсенә, гәрәбәдәй бөртек­ләрнең бәрәкәтле туфракка сибе­ләсенә, алардан уҗымнар­ның иртәнге кояш нурларына коенып баш калтуына шиклән­мәскә мөмкин. Бирсен Ходай!

(Районнан әзерләнгән махсус сәхифәне PDF-версияда укыгыз).
Читайте нас: