+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
14 апрель 2015, 20:52

Алар — тармак таянычы

“Агро МТС” җәмгыятендә яшьләр – әйдәүче көч. Әлшәй районында язгы кыр эшләрендә 441 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы катнашачак. Эшкәртеләсе һәм чәчеләсе мәйданнар нисбәтендә бу җиткелекле түгел. Шуңа бәйле, бер берәмлек техникага эш күләме дә арта. Шуңа өстәп, күп хуҗалыкларда техника нык искергән, димәк, кыр эшләре барышында ватылулар да котылгысыз. Мондый шартларда “Агро МТС” җәмгыяте хуҗалыкларга ярдәмгә килергә әзер.

Сигез ел элек оештырылган “Агро МТС” техник хезмәтләр күрсәтүдә үзен ышанычлы партнер итеп танытты. Ул районның күпчелек хуҗалыклары белән ныклы бәйләнеш булдырган. Соңгы елларда, мәсәлән, “Колос-Агро”, “Раевка”, “Красный Клин” кебек хуҗалыклар белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итә.
— Предприятиедә тупланган матди-техник куәтләр басу эшләрен тулы циклда башкарып чыгу мөмкинлеге бирә, — ди “Агро МТС” директоры Михаил Андреев. — Әйтик, аерым хуҗалык белән килешү төзеп, анык мәйданда бөртеклеләр чәчеп бирәбез, чәчүлекләрне тәрбиялибез, уңышын да җыеп алабыз. Шикәр чөгендере игү юнәлешендә дә эш шулай оештырыла. Гомумән, хуҗалыклар эшебездән канәгать, чөнки бездә техника яңа, югары җитештерүчәнле, димәк, агротехнологияләр төгәл үтәлә. Мондый хезмәттәшлекнең ике як өчен дә отышлы икәнен вакыт исбатлады.
Читайте нас: