Билгеле, хәзер инде төп мәсьәлә әзерлеккә түгел, ә һава шартларының тизрәк көйләнеп, басуда эшне агротехник срокларда башкарып чыгуга бәйле. Метеорологлар фаразлавынча, 15-20 апрельгә көндез һава температурасының 15 градуска һәм аннан да югарыракка күтәрелүе көтелә. Утырышта билгеләнүенчә, көннәрнең моңа кадәр әкренләп җылынуы — аграрийлар файдасына. Туфракта дым туплана, җылы һава соңгы көннәрдә кар эрүне тизләтте.
— Әмма бу чорда авылда беркайчан да киеренкелек кимемәде. Быел алдагы фаразларның берникадәр туры килмәве аграр предприятиеләргә соңгы әзерлек эшләрен башкарырга булышлык итә. Көннәрнең җылы торуы чәчү орлыгын туплау һәм аларны химик эшкәртү мөмкинлеге бирә. Апрельнең өченче декадасында тырмага төшәргә, уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне өстәмә тукландыра башларга кирәк булачак, — диде штаб утырышындагы чыгышында тармак министры Николай Коваленко.
Аграр ведомство җитәкчесе урынбасары Илдар Насыйров сүзләренә караганда, орлык җитәрлек күләмдә, аның 37 мең тоннасын, ягъни 12 процентын элита орлыгы тәшкил итә. Аграр хуҗалыкларның минераль ашламаларга ихтыяҗы — 47 мең тонна. Соңгы мәгълүматларга караганда, ул 22,4 мең тонна, ягъни, 48 процент күләмендә тупланган.
Әйткәндәй, республика Хөкүмәтенең “Газпром нефтехим Салават” предприятиесе белән ике яклы килешүе нәтиҗәсендә Башкортстанда азотлы ашламалар бәясе — Русиядә иң арзаннарның берсе. Сатып алынган ашлама өчен түләүләрне сентябрь ахырына кадәр кичектереп тору турында да килешенде.
Әйткәндәй, республика Хөкүмәтенең “Газпром нефтехим Салават” предприятиесе белән ике яклы килешүе нәтиҗәсендә Башкортстанда азотлы ашламалар бәясе — Русиядә иң арзаннарның берсе. Сатып алынган ашлама өчен түләүләрне сентябрь ахырына кадәр кичектереп тору турында да килешенде.
Авыл хуҗалыгы техникасының әзерлеге һәм ягулык туплаудагы проблемалар белән министр урынбасары Заһит Нуриев таныштырды. Аның чыгышыннан күренүенчә, республикада теркәлгән 16 меңнән артык тракторның 15150се төзек. Районнардан алынган мәгълүматларга нигезләнеп, шуны да билгеләргә кирәк. Язын чәчүгә 14 мең чамасы трактор таләп ителә. Димәк, ихтыяҗ тулысынча канәгатьләндерелә. Шул ук вакытта, “Гостехнадзор” органнарында теркәлгән тракторларның 5510ы, ягъни, гомум исәптәгенең 43 проценты гына графикта каралганча техник тикшерү узган. Тагылмаларның 39 процентына гына эшкә чыгарга рөхсәт бирелгән.
Агымдагы язгы кыр эшләрен зур оешканлык һәм тоткарлыксыз башкарып чыгуны тәэмин итү максатында Хөкүмәт аграрийларга дәүләт ярдәмен киметмәде. Шушы максатларга гына 10 апрельгә кадәр төрле дәрәҗәдәге бюджетлардан 1 миллиард сумнан артыграк акча күчерелде, шуның 572 миллион сумы — дәүләт ярдәме.
Штабта билгеләнүенчә, язгы кыр эшләрен агротехник срокларда башкарып чыгу өчен ресурслар һәм мөмкинлекләр узган еллар дәрәҗәсеннән начар түгел. Хәзер барысы да көннәрнең тизрәк җылынуына һәм авыл эшчәннәренең оешканлыгына, җаваплылыгына бәйле.