Ул үзе шулай эшли дә. Иртән кояшның үзе белән, кайчагында хәтта алдарак та тора да идарәгә җилдерә, аннан — басуларга. Биләмәләрендәге хәлне үз күзләре белән күреп кайтмаса, барысыннан да хәбәрдар булмаса, тиешле чаралар күрелмәсә, берәр эш вакытында эшләнмәсә, тынычлыгы югала. Шушы тынгысызлыгы, хезмәт сөючәнлеге аңа заманында артта калган хуҗалыкны берничә ел эчендә аякка бастырырга ярдәм иткәндер дә инде.
— О, ул вакытларда... — дип әле дә аптырап искә ала ул чакларны Рәлиф Пайритдин улы. — Малларга ашарга, чәчәргә орлык юк, техника тузган, аның каравы, хуҗалыкның тау кадәр бурычы җыелган.
Туган хуҗалыгы “Победа”да зоотехник булып эшләп яткан җиреннән менә шушындый коточкыч хәлдә калган хуҗалыкны кабул итеп ала ул. Уйланып торырга вакыты булмый, җиң сызганып эшкә тотына.