+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
21 апрель 2015, 21:58

Мәнәвезтамакта Римгә ышаналар

Айрат Габбасов җитәкләгән “Мәнәвез” җәмгыяте язгы кыр эшләрен оптималь вакытта үткәрергә ниятли.Хуҗалыкта моның өчен бөтен шартлар бар. Айрат Фоат улы әйтүенә караганда, орлыклар җитәрлек һәм алар тиешле кондициядә. 600 гектарны биләгән уҗым арышы да, шөкер, кышны имин үткәргән. Шушы көннәрдә аны өстәмә тукландыруга тотыначаклар. Язгы чәчү 2 мең гектарда планлаштырылган. Шуның 1,5 меңе — пай җирләре. Димәк, мәнәвезлеләрнең илке-салкы эшләргә һәм үзләренә ышанып торучы авыл халкын мул уңышсыз калдырырга хакы юк.

— Язгы кыр эшләренә читтән техника җәлеп итмичә булдыра алмыйбыз әлегә. Гадәттә, күрше Кыңгыр-Мәнәвез авылында урнашкан “Җилдәр” МТСы филиалы белән хезмәттәшлек итәбез, алар эш хакын акчалата ала һәм гадел исәпләшә, — ди хуҗалыкның хисапчы-икъ­тисадчысы Әлфия Хәбибова.
“Мәнәвез”нең теләсә нинди катлаулы эшне ышанып тапшырырлык үз уңганнары да бар. Рим Хәлиуллин — шуларның берсе. Аның механизаторлык стажы кырык елга якынлашып килә. Быел җәй 55 яшен тутырачак Рим Хәмидулла улы туган колхозы басуларында 1977 елда урта мәктәпне тәмамлагач та эшли башлаган. Киң профильле механизатор таныклыгын ул мәктәптән алып чыга. Мәктәптә укыган елларда ук урып-җыюда комбайнчы ярдәмчесе булып эшли. Бүген хуҗалыктагы төп йөкне үзе кебек уңган, булдыклы тракторчылар Тимерхан һәм Айнур Галиевлар һәм башкалар белән тарта. Техниканы яратучы, сакчыл тотынучы, тәртипле һәм тыйнак бу ир-егет иң җаваплы эшләрне дә җиренә җиткереп башкара. Шуңа күрә җитәкчеләр дә, авылдашлары да аңа зур ышаныч белән бага. Рим “Беларусь” тракторын да, тагылма инвентарьларын да яхшылап әзерләп куйган, басулар ачылганны гына көтә. Чәчүлекләрне тукландыру, дым каплату, техник культураларны чәчү һәм башка мөһим эшләрне нәкъ ул башкарачак.
— Быел безнең өчен ел уңай килергә охшаган, язгы басуга зур өметләр белән чыгабыз, — ди Рим Хәмидулла улы.

--------------------------------

Мәләвез районы хуҗалыкларында язгы кыр эшләре башланды. Салават исемендәге, “Сухайла”, “Ашкадар” хуҗалыклары хезмәтчәннәре уҗым культураларын ашлату һәм тырмату агрегатларын эшкә кушты.
Тоташ алганда, районда уҗым культураларын — 12 мең, күпьеллык үләннәрне 11 мең 200 гектарда тукландыру планлаштырыла.
Орлыклар белән аграрийлар тулысынча тәэмин ителгән, аларны агулау 40 процентка тәмамланган.
Хуҗалыклар минераль ашламаны җитәрлек туплаган. Район хакимиятеннән хәбәр итүләренчә, сабанашлык 70 мең 940 гектарда чәчеләчәк.
Читайте нас: