+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
22 апрель 2015, 13:56

Тәүлегенә – 600 килограмм колбаса!

“Шаранагрогаз” хуҗалыгында җитештерелгән продукция базарда үз урынын тапты.Тотрыклы үсеш алган хуҗалыкны озак еллар Тимергали Тимеркәев җитәкли. Безне хуҗалыкның эшләр идарәчесе Наил Сираев каршы алды. Мәгълүм булуынча, бүген дәүләт дәрәҗәсендә чит ил продукциясен үзебезнекенә алыштыру бурычы тора. Хуҗалыкның бу юнәлештәге тәҗрибәсе белән кызыксындык.

– Хуҗалыкта 2100 баш сыер малы асрала, ­– диде Наил Ягъфәр улы.­ ­– Шуларның 400е – сыерлар. Ел башыннан 130 баш бозау алдык. Моннан тыш, 150 баш – дуңгыз, 162 баш ат тотабыз. Цехта тәүлегенә 600 килограмм колбаса җитеш­те­рәбез. Гомумән, цехның җитеш­терү куәте – тәүлегенә 1500 тонна. Күренүенчә, таләп ителсә, продукцияне өч тапкыр күбрәк җитештерә алабыз. Әлегә безнең сәүдә нокталары Уфа, Туймазы һәм республиканың башка шәһәрләрендә, авылларында урнашкан. Тәүлегенә 6 тоннадан артык сөт җитештерәбез. Халыкны сыйфатлы сөт белән тәэмин итүгә дә үз өлешебезне кертәбез.
Таянырдай уңганнары булган хуҗалыкның гына эше алга бара. Биредә һәркем игътибарга һәм ихтирамга лаек. Терлекчеләр Ринат Васильев, Николай Солнцев, Рөстәм Гарәфетдинов, Салават Мөлеков зур тырышлык күрсәтә. Савучылар Маруся Яманаева белән Ирина Сәхибгәрәева да сынатмый.
“Шаранагрогаз” авыл хуҗа­лыгының да керемле тармак икәнлеген раслый. Мондый хуҗалыклар саны артса, безгә бернинди азык-төлек санкцияләре дә янамаячак!
Читайте нас: