Федоровка районында да җаваплы кампанияне җитди әзерлек белән каршы алдылар. Эре аграр предприятиеләрдә генә түгел, крестьян-фермер һәм шәхси хуҗалыкларда да техника әле апрель башына ук тулы әзерлек сызыгына бастырылды. “Рәхмәтуллин” крестьян-фермер хуҗалыгында да эш башлау өчен без килгәндә басуларның өлгерүен генә көтәләр иде.
— Хуҗалыкны 2003 елда оештырдык. Тәүге елларда 25 гектар җир эшкәрткән булсак, былтыр басуларны 150 гектарга җиткердек. Шуның 30 гектарын уҗым бодае, 15 гектарын мал азыгы культуралары били. Янә 80 гектарда арпа һәм бодай, 20 гектарда көнбагыш чәчеләчәк, — ди, эш планнары белән таныштырып, хуҗалык җитәкчесе Илшат Рәхмәтуллин.
Әйтергә кирәк, мөһим кампанияләрне үз көчләре белән башкару өчен хуҗалыкта җитәрлек техника тупланган. Бүген Рәхмәтуллиннардагы техника паркы ике “Беларус”, бер “Т-16” тракторларын, сабан-тырма, чәчү, җир эшкәртү, печән җыю агрегатларын, барлык тиешле корылмалары белән “Нива” комбайнын берләштерә. Әйткәндәй, соңгысын узган көздә генә сатып алганнар һәм ул быел Әтәч авылы басуларына беренче тапкыр чыгачак.
Башкортстанда чәчү кампаниясе башланды. Әбҗәлил, Әлшәй, Гафури һәм Хәйбулла районнары эшчәннәре бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар чәчүгә беренчеләрдән булып төште. Бу дүрт районда язгы чәчү 600 гектарда башкарылган.