+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
30 апрель 2015, 22:29

Алар өчен бәйрәм – басуда!

Юмарт яз кояшы бөтен хәятны алтын нурларына манчыган бер көндә “Дүртөйле” машина-технология станциясе игенчеләре дә язгы кыр эшләрен башлап җибәрде. Чәчүгә төшү елдагыча матур бәйрәмгә әверелде. Уңдырышлы кара туфракка беренче орлыклар салынганчы, ата-бабадан калган күркәм гадәт буенча дога кылынды, изге теләкләр теләнде.

— Икмәк ишелеп уңсын, еллар имин булсын, — диде Аргамак авылы имам-хатыйбы Мәгънәви Камалов. — Изге ният, якты уй-хыяллар белән башлаган эш яхшы нәтиҗәләр белән сөендерер, иншаллаһ!
Хуҗалык эшчәннәрен район хакимияте башлыгы урынбасары, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Илгиз Зиннәтуллин да ихлас тәбрикләде.
— Чәчү кампаниясен беренче булып башлыйсыз. Кул артыгыз җиңел булсын! — диде ул.
Илгиз Мәгалим улы билгеләвенчә, быел район буенча 12500 гектарда уҗым культуралары игелсә, 35000 гектардан артыграк мәйданда язгы кыр эшләрен башкару күз уңында тотыла. Басуларның уңдырышлылыгын күтәрү максатында 2000 тонна ашлама кайтартылган, ягулык-майлау материаллары җитәрлек күләмдә тупланган.
Көн геройлары — “Дүртөйле” машина-технология станциясе эшчәннәре бөртекле культураларны 1200 гектарда чәчәчәк, шуның 600 гектарында — бодай, 400 гектарында — арпа, 100әр гектарында борчак һәм карабодай үстереләчәк.
Читайте нас: