Алдынгылар исәбендә булган Куйбышев исемендәге хуҗалыкның биш басуы да гөрләп тора. Дым каплату, күпьеллык үләннәрне өстәмә тукландыру эшләре бара.
Баш агроном Искәндәр Авзалов тракторчы Рәшит Сәетгәрәевны “Хуҗалыкның иң тәҗрибәле механизаторы”, дип таныштырды.
— Язгы кыр эшләрен нинди кәеф белән башлап җибәрдегез? — дип сорадым Рәшит абыйдан.
— Кәеф көр, күңел күтәренке. Эшле булу — үзе зур бәхет бит ул, — дип җавап бирде ул.— Җитәкчеләр, барысы да яшьләр булуга карамастан, тырышып эшләгәнне күрә, тиешенчә бәяли белә. Узган ел өр-яңа “Беларус” тракторына утырттылар. Яңа техникада эшләү — зур кинәнеч. Эш шартларыннан да канәгатьмен: көненә ике тапкыр ашаталар, хезмәт хакын вакытында түлиләр. Сәламәтлек булганда, җитәкчеләр кадерне белеп торганда, яшьләрдән калышмыйча, тырышып эшләргә иде әле исәп.
Тәҗрибәле механизатор хаклы: көне елны туйдыра торган вакытта тырышып эшләми мөмкин дә түгел. Куйбышевлылар 1 майдан бөртекле культураларны чәчә башларга ниятлиләр. Бөртеклеләр 2402 гектар мәйданны биләячәк. Элита һәм суперэлита орлык әзерләнгән.
— Игенченең хезмәте, беренче чиратта, һава шартларына бәйле. Көннәр уңай торганда, чәчү эшләрен атна-ун көндә башкарып чыгу мөмкинлеге бар, — ди хуҗалык рәисе Вадим Авзалов.