+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
5 Май 2015, 21:10

Бүләккә – өр-яңа трактор!

Киләчәктә “Агромашхолдинг” җәмгыяте уку йортына чылбырлы техника да вәгъдә итә.Шушы көннәрдә Башкортстан дәүләт аграр университетында истәлекле вакыйга булды. “Агромашхолдинг” ачык акционерлар җәмгыяте вәкилләре авыл хуҗалыгын механикалаштыру факультетының тракторлар һәм автомобильләр кафедрасына бушлай өр-яңа “Агромаш-85 ТК” тракторын тапшырды.

— Мондый хөрмәткә лаек булуыбызга чиксез шатбыз! — диде факультетның тракторлар һәм автомобильләр кафедрасы җитәкчесе Константин Костарев. — Матди базаны яңартып тору мөһим. Уку йорты җитәкчелеге бу юнәлешкә җитди игътибар бүлә. Аның каравы, практика вакытында тәрбияләнүчеләребез каушап калмаячак. Таныш техника белән оста идарә итүдән тыш, аны үзаллы төзәтә дә алачак. Әйткәндәй, яңа трактор штурвалы артына май уртасында ук студентлар утырачак. Кыр эшләре тәмамлангач, ул янә уку йортына кайтарылачак. Биредә аның нигезендә кыш дәвамында гамәли дәресләр үткәреләчәк.
— Теорияне гамәли дәресләр белән ныгыту юнәлешендә уку йортында күп эшләнә, — диде БДАУ укытучысы Фаил Галләмов. — Әйтик, әлегә кадәр “Россельмаш” шундый ук шарт белән уку йортына — комбайн, Русиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгы “Террион” тракторы бүләк иткән иде. Техника эш рәте белүче белгечләр әзерләргә ярдәм итә. Теория — бер нәрсә, техниканы гамәлдә сынау — икенче нәрсә.
Уку йортында “Агромашхолдинг” махсус сыйныф оештырырга ярдәм иткән. Ике арадагы хезмәттәшлек киләчәктә дә дәвам итәчәк. Акционерлар җәмгыяте белем учагына чылбырлы трактор да вәгъдә иткән. Шулай ук, университет укытучылары компаниягә белемен камилләштерергә барырга исәп тота. Мондый хезмәттәшлек нәтиҗәсендә белем бирү дәрәҗәсе тагын да яхшырачак.
Читайте нас: