+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
6 Май 2015, 21:59

Көненә — йөз гектар

Миякә районының “Маяк” җәмгыятендә шундый максат куелган.Билгеле, язгы басуда чәчүдән башка да эш җитәрлек. Уҗым культураларын, күпьеллык үләннәрне тырмату, чәчүлекләрне өстәмә тукландыру, химик утауны соңламый башкару зарур.— Мондый чакта егет­ләрнең вакыт белән исәп­ләшмичә эшләве, техниканың төзек булуы мөһим. Югары кондицияле орлык, ягулык-майлау материал­лары белән проблема юк. Җитәкчеләрнең ярдәмен тоеп эшлибез, — ди Фәнзил Идрисов.

Миякәтамак авылы янындагы 18 гектарлы басуда Валентин Степанов белән Фларис Закиров солы чәчә иде. Валентин Геннадиевич язгы чәчүдә 29нчы ел катнаша. Шуңа аңа иң җаваплы эшләрне ышанып тапшыралар.
Басуларда эшләгән тагын өч агрегатның берсе — Дамир Хәмитовның “Джон Дир” комплексы. Аларны орлык белән Альберт Хәмитов тәэмин итә.
Язның бер көне елны туендыра, диләр. Миякә игенчеләре бу хакта онытмый. Басудагы төп эшләрне майның икенче декадасында тәмамларга ниятлиләр.
Читайте нас: