+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
6 Май 2015, 21:57

Сәгать кебек төгәл эшлиләр!

“Азат” хуҗалыгының төп уңыш сере дә шунда.Федоровка районының “Азат” хуҗалыгында чәчү кампаниясенә һәр елдагыча җитди әзерлек белән килделәр.

— Башкача булуы мөмкин дә түгел, — ди алдынгы хуҗалык җитәкчесе Рәфис Дашкин. — “Азат” карамагындагы сөренте җирләр 7500 гектар тәшкил итә. Шуның 1500 гектарына уҗым культура­лары чәчелде. 2500 гектарны бодай, солы, арпа биләячәк. Быелгы чәчү структурасында көнбагышка — 800 гектар, берьеллык үләннәргә — 400, кукурузга — 200 гектар мәйдан караган. 1200 гектар парга калдырыла. Борчак басулары да зур гына мәйданны алып торачак. Шуңа да, аңлашыла, әлеге гаять күләмле эшне вакытында һәм барлык агротехник таләпләргә ярашлы башкарып чыгу өчен хуҗа­лыктагы һәр структураның сәгать кебек төгәл эшләве таләп ителә. Мөһим кампанияләрдә катнашучы һәркем моны яхшы белә.
Быелгы чәчү кампаниясенә килгәндә, хуҗалык җитәкчесе белдерүенчә, анда йөздән артык хезмәткәр җәлеп ителәчәк. Һәр елдагыча аларга хуҗалык исәбенә көненә ике тапкыр ашату оештырыла, социаль дәртләндерү чаралары карала. Хуҗалык техник куәтләрен дә яңарткан. Моңа кадәр мөһим кампаниядә, нигездә, өч чәчү комплексы катнашса, быел алар дүрт данәдә хуҗалык басуларына чыкты. Аларны хезмәтләндерүче ике К-700 һәм дүрт Т-150 тракторы да, һәрдаим майлап-җайлап торганга күрә, сәгать кебек эшли.
— Быел шулай ук югарыда телгә алынган “Омичка” чәчү комплексыннан тыш, янә бер чәчкеч, культиватор, ОВС-25 орлык чистарту корылмасы алдык. “Рубин” химик эшкәртү агрегаты капиталь төзек­ләндерелде. Ике “КамАЗ”ы­быз да капиталь ремонттан соң чын мәгънәсендә “кешнәп” тора, — ди әзерлек эшләре белән таныштырып Рәфис Сәетгәрәй улы.
Ашлама, ягулык-майлау мате­риаллары һәм орлык белән дә тәэмин ителеш югары дәрәҗәдә. Тәүгесе хуҗалыкта 150 тонна тупланса, ягулык чәчү кампаниясенә генә түгел, яшел уракка да җитәрлек күләмдә хәзерләнгән. Орлыкның исә биредә сыйфатлы, югары репродукциялесен генә җир куенына салалар.
— Республика һәм район җитәкчелегенә рәхмәт. Һәр мәсьәләдә аларның ярдәмен тоябыз. Игътибар булгач, эшкә дә кәеф үсә, — ди бу җәһәттән канәгатьлек белән Рәфис Дашкин.
Язгы чәчүне исә “азат”лылар иң кыска срокларда тәмамларга исәп тота. Хәер, хуҗалыкның яңа, заманча, куәтле техникасына Николай Сементеев һәм Геннадий Антошкин кебек булдыклы егетләр идарә иткәндә бу бурыч мотлак билгеләнгән вакытка үтәләчәге шик калдырмый. Аларга һәм хуҗалыкның башка басу батырларына уңышлар телик. Хәерле сәгатьтә булсын, хөрмәтле авыл уңганнары!
Читайте нас: