+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
13 Май 2015, 21:39

Кошчылыкта кызу чор

“Благовар” заводы продукциясенә ихтыяҗ ике тапкыр арткан.АКШ һәм Европа берлеге санкцияләренә бәйле, Русиягә кош ите кертү сизелерлек кимеде. Әлеге үзенчәлек, шулай ук доллар курсының тотрыксыз булуы, чит ил кошчылык продукциясенә хаклар артуга да китерде. Мондый шартларда импортны алыштыру максатында эчке мөмкинлекләрне нәти­җәлерәк файдалану зарурлыгы туа. Русия авыл хуҗалыгы министрының Башкортстанга эш сәфәре барышында “Благовар” токымлы кошчылык заводына Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Тер­лекчелек һәм токымчылык де­партаменты җитәкчесе Владимир Лабиновның килүе тармакка игътибарның көчәюе хакында сөйли.

— Владимир Витальевич безнең предприятие эшчәнлеге турында яхшы хәбәрдар, — ди “Благовар” кошчылык заводы директорының фәнни эш буенча урынбасары Мансаф Гыйль­ванов. — Аның белән ныклы бәйләнештәбез, вазыйфасына ярашлы, ул Благовар селекция-генетик үзәге эше белән без җибәргән материаллар ниге­зендә даими кызыксынып тора. Ниһаять, аңа Башкортстандагы эре кошчылык предприятиесе белән якыннан танышу форсаты чыкты. Әлбәттә, ул, иң беренче чиратта, фәнни эшчәнлек белән кызыксынды, селекция үзәгенең һәрбер бүлегендә булып, алып барылган тикшеренүләр нәтиҗә­ләре белән танышты, корпусларда кошларның нинди шартларда асралуын карады. Коллектив белән очрашу барышында Владимир Виталь­евич, эшчәнлегебездән канәгать калуын белдереп, кошчылык тармагында токымчылыкка тоташ ил буенча игътибарның артуын ассы­зыклады. Сүз, әлбәттә, “Благовар” кошчылык заводына, селекция-генетик үзәккә финанс ярдәме күрсәтү хакында да булды, чөнки фәнни тикше­ренүләр зур гына инвес­тицияләр таләп итә. Мәсәлән, гыйльми эш дәрәҗәсен яхшырту өчен матди-техник базаны заманча шартларга яраклаштыру мөһим. Депар­тамент җитәкчесе бу мәсьәләнең уңышлы хәл ите­ләчәгенә ышандырды, “Благовар” кебек предприятиеләрне дәүләт ярдәменнән ташламаячак, — диде ул.
Читайте нас: