+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
16 Май 2015, 22:13

Көлдә дә гөл үстерер халкыбыз бар!

Мишкә районы республиканың төньягында, бормаланып аккан Бөре елгасы буенда урнашкан. Еракларга сузылып киткән чыршы-карагай урманнарының капкасы, дисәң дә хата булмас. Элек-электән биредә мари, татар, урыс, башкорт халыклары татулыкта көн күрә – иген игә, мал үрчетә, йортлар сала, нәсел арттыра. Эре җитештерү предприятиеләре булмаганга, тирә-як мохит саф килеш саклана, шуңа биредәге балны Бөрҗән балыннан калышмый диләр. Халык, нигездә, басучылык исәбенә көн күрә. Табигать шартлары бик үк уңай булмаса да, ярыйсы гына уңышлар да бар. “Кызыл таң”ның җырлы кичләре” проектында Уфа “Нур” татар дәүләт театрында бүген мишкәлеләр чыгыш ясый. Без гәзит укучыны район белән якыннанрак таныштырырга булдык. Моның өчен сүзне күптән түгел хакимият башлыгы итеп тәгаенләнгән Рөстәм МУСИНга бирәбез.

– Мишкә районы чагыштырмача кечкенә территориядә урнашкан – аның мәйданы 1168 мең 911 гектар. Дөресен әйткәндә, бөтен байлыгыбыз да авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләр. Кызганычка каршы, соңгы 6-7 елда сөренте җирләр 54 меңнән 38 мең гектарга гына калды. Авыл хуҗалыгында эшләгән һәркемнең йөрәген әрнеткән сөрелми калган басулар бездә дә бар. Аларны кабат чәчүлеккә кайтару – беренчел бурыч. Әлеге шартларда без инвесторларга таянабыз.
Халык бездән тәгаен эшләр көтә. Лозунглар хакына түгел, күптән инде халык өчен эшләргә вакыт. Әле районда 80нән артык крестьян-фермер хуҗалыгы теркәлгән. Кайчандыр лозунгка ияреп төзелгән шушы хужалыкларның бүген 36сы гына эшли, анда 4 мең баш мал асрала, ә шәхси хужалыкларда мал саны 9 меңгә җитә. Халык мал асрап, мул тормышта яшәргә күнеккән. Безнең якта эшкә уңган, үҗәт халык яши. Кайчандыр хезмәт уңышлары да республика күләмендә билгеле иде. Халык белән киңәшләшеп, үз позицияләребезне кайтарырга булдык. Һәм боз кузгалды!
Республика җитәкчелеге ярдәме белән, моннан 20 ел элек нигез салынган һәм, төзелеп бетмичә, күз көеге булып торган гидроузел, шундый ук “долгострой”лар – паралимпия үзәге, район дәваханәсен төзүгә керештек. Безнең халыкка эш кенә бир – көлдә дә гөл үстерә ул! Яңа эш урыннары булу белән, күпләр җиңен сызганды. Районда эшсезләр кимеде, әлегә аларның рәсми теркәлгәне 140ка җитми, сезонлы эшләр башлану белән шөгыльсезләр бөтенләй калмас дип ышанасы килә.
Әлеге шартларда халыкка дәүләт ярдәме олы әһәмияткә ия. Аңа социаль яктан аз якланган катлам вәкилләре аеруча мохтаҗ. Әле бездә яшәүче 23 меңнән артык кешенең 6820се пенсия яшендә. Районда яшәүчеләрнең яртысы төрле пособиеләр, социаль түләүләр ала. Бу максатта 100 миллион сум акча каралган.
Акча белән генә үлчәнми торган ярдәмгә мохтаҗ инвалид, караучысыз калган, өлкән яшьтәгеләр аны һәрвакыт тоеп яши. Алар өчен 22 социаль хезмәт­кәр эшли. Соңгы арада гына мөмкинлек­ләре чикле 30 кешегә шифаханә-курорт путевкалары тапшырылды. Ятим яки караучысыз калган 6 балага фатир бирелде, әлеге максатта янә 3 фатир төзелә. Шул рәвешле, бу юнәлештә чират булдырмаска тырышабыз, торак шартларын яхшыртуга чиратта 49 кеше бар, аларның мәсьәләләре дә хәл ителмәслек түгел.
Сәламәтлек саклау өлкәсе дә җитди игътибар сорый. Әле бу өлкәдә Мишкә үзәк, Чурай участок дәваханәләре, Кече Нәкәрәк, Камай амбулаторияләре хезмәт сала, фельдшер-акушерлык пунктлары саны 32гә җитә. Биредә эшләүче ак халатлы һәркемнең хезмәте бәяләп бетергесез. Әмма Русия Федерациясе реко­мендацияләре нигезендә, районга янә 30 табиб кирәк. Әлегә безгә 7 педиатр җитми, 3 ашыгыч ярдәм табибы, икешәр невролог, хирург, стоматолог, шулай ук, берәр кардиолог, эндокринолог, акушер-гинеколог, отоларинголог, офтальмолог, нарколог кирәк. Әлбәттә, бу бер көндә генә хәл ителә торган мәсьәлә түгел.
Бүген һәм кичекмәстән хәл ителергә тиешле мәсьәләләр яшьләргә кагыла. Эш урыннары, торак белән тәэмин итү кичектерелә алмый, чөнки яшьләр матур гаиләләр корса, җәмгыятьтә үз урынын тапса гына, илнең киләчәге бар. “2020 елга авыл территорияләренең тотрыклы үсеше” дәүләт программасына ярашлы, узган елда 21 гаиләгә матди ярдәм күрсәтүгә ирешелде, башка программалар буенча да эш алып барыла.
Һәр елда язгы һәм көзге айларда без вакансияләр ярминкәсе оештырабыз. Анда бүгеннән эшкә урнашырга кирәк булган яшьләр генә түгел, югары сыйныф һәм колледж укучылары да катнаша.
Әлбәттә, яшьләрнең эшен генә түгел, ялын оештыру да мөһим. Бу өлкәдә яшьләр эшләре буенча комитет елдан-ел активрак эшли. 2011 елда аның башлангычы белән 826 кешегә ял оештырылган булса, узган елда ул сан 6500гә җиткән.
“Ужара” республика мәдәни-лингвистика лагере районда гына түгел, республика яшьләренә дә билгеле. Анда мари милләтеннән булган үсмерләр өчен махсус программа булдырылган. Узган елда монда республиканың 7 районыннан килделәр. Әлеге лагерь шундый ук профильле оешмалар арасында республикада 3нче урынны алды.
Шул рәвешле, районда, бөтен республикадагы кебек, яңача эшләү алымнарын үзләштереп, халыкка йөз белән борылу, аның мәнфәгатьләрен кәгазьдә түгел, гамәлдә яклау бурычы үтәлә. Аның җимешләре озак көттермәс дип ышанасы килә.
Читайте нас: