— Быел минем өчен унбишенче чәчү. Җирнең дымга туенуына сөенеп бетә алмыйбыз. Быелгы яз шуның белән үзенчәлекле дә. Көннәр дә матур тора, шуңа күрә күңел күтәренке, эшләр ырамлы бара, — ди механизатор Радик Мингалиев.
— Механизатор широкого профиля — дип таныштыра аның белән хуҗалыкның директоры Валерий Хәйдәршин. — Әле менә чит ил машинасын “йөгәнләде”, кирәк булса, тракторга да утыра ул, кышын — терлекчелектә. Бер сүз белән әйткәндә, чын “спец”.
“Спец” монда ялгызы түгел, арпа чәчкән бу бусуда алар өчәү эшли: Илдар Камалов “ЗИЛ” машинасы белән ашлама чыгарып торса, “КамАЗ”да җилдерүче Әнис Әхмәтов орлык белән тәэмин итә. Ә Илнур Локманов, эшкә нокта куеп, кәтүкләп бара. Әйткәндәй, орлыклар яхшы сыйфатлы, химик эшкәртү үткән. Хуҗалык җитәкчесе сүзләренә караганда, җиргә җитәрлек ашлама кертелә. Чәчүлек мәйданнарының 900 гектарын — бодай, 260 гектарын — арпа, 100 гектарын — солы, 360 гектарын күпьеллык үләннәр биләячәк.
— Чәчүне озакка сузмыйча, агротехник срокларда тәмамларга телибез, — ди җитәкче. — Әйткәндәй, Валерий Фәрит улы үзе дә киң профильле белгеч, ике югары белемле: икътисадчы һәм агроном. Алган белеме әлеге вазыйфасында бик ярдәм итә, фәнни яктан коралланган, гамәли яктан чыныккан җитәкчеләрнең берсе ул.
Районның баш агрономы Рәлиф Сәлиманов белән хуҗалык рәисе Валерий Хәйдәршин алдагы көннәргә эш планын барлаган арада егетләрне фотога төшереп алдым. Механизаторлар шунда ук эшкә ашыга, буразналарны сырып алган каргаларны өркетеп, Радик тракторын кабыза. “Эш күп, елны туйдырыр көннәрнең берсе бүген”, дип, янә эшкә тотына ул. Кычкырып әйтмәсәк тә, һәрберебез аны эшләре әйбәт барсын, шытымнар яхшы булып, мул уңыш җыеп алырга язсын, дигән теләкләр белән озатып калабыз. Басуларда иң еш теләнелә торган теләк бу.
Быел Яңавыл районында 35 мең гектарда язгы чәчү эшләре җәелдерелгән. 24 мең гектарда бөртеклеләр, 5,5 мең гектарда мал азыгы культуралары чәчелә. Басуларда 240 трактор эшли, эшче кулларга кытлык юк. Язгы чәчүне яхшы сыйфат белән кыска вакытта уздыру өчен район агросәнәгатьчеләре барлык көчен сала.