— Җәмгыятьнең барлыгы 4495 гектар сөренте җире булып, бүгенге көнгә шуның 4037 гектарында чәчү төгәлләнде, 2619 гектарда — бөртекле, 832сендә мал азыгы культуралары чәчелде. Әле тары чәчү белән мәшгульбез. Аны тәмамлауга судан үләнен чәчә башлаячакбыз, — ди җәмгыять директоры, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Равис Зарипов. — Аеруча тырышып эшләүче механизаторлар Флорис Шәйбәков, Рафаил Зарипов, Илмир Салихов, Иршат Фәррәхетдинов үз эшләрен зур җаваплылык белән башкаралар, шуңа да елның-елында югары күрсәткечләргә ирешәләр.
Ул арада “К-700” тракторында Флорис Шәйбәков яныбызга килеп туктады.
— Көненә өч тапкыр ашаталар, хезмәт хакын да мул түлиләр. Шуңа сөенә-сөенә эшләп йөрибез. Эшле булу — үзе зур бәхет инде ул, — ди механизатор.
— Флорис “К-700”ны биш бармагы кебек белә. Шуңа аны шушы техникага гына утыртабыз, — дип сүзгә кушыла җәмгыятьнең Андреевка бүлекчәсе җитәкчесе Мират Хәкимов.
“Илеш МТС”ы җәмгыяте басуларында эш тәүлек әйләнәсенә бара. Чәчүдә барлыгы 9 берәмлек техника, шул исәптән, заманча чәчү комплекслары тагылган ике “К-700”, дүрт “МТЗ-1221” тракторлары катнаша.
— Сезнең җәмгыять районда иң тотрыклы эшләүче хуҗалыклардан санала. Уңышка ирешүнең серен беләсе иде? — дип кызыксынам җитәкчедән.
— Уңыш сере бик күп факторларга бәйле инде ул. Эшне оештыруга да, һәркемнең үз вазыйфасын төгәл башкаруына да. Һәркем үз эшен төгәл һәм сыйфатлы итеп башкарсын өчен аңа үз вакытында яхшы хезмәт хакы түләргә, уңайлы эш шартлары тудырырга кирәк. Без эшне әнә шул юнәлештә алып барырга тырышабыз, —дип җаваплады Равис Газизҗан улы.
“Илеш МТС”ы җәмгыяте рапс игүе белән дә республикада билгеле. Быел әлеге техник культура 1200 гектарга чәчеләчәк.
— Рапс — табышлы культура. Аңа ихтыяҗ да зур. Шуңа да без, бөртекле һәм мал азыгы культуралары белән беррәттән техник культуралар үстерүгә дә зур игътибар бирәбез, — ди Равис Зарипов.
Республикада барлыгы 1 миллион 77 мең гектар (53 процент) мәйданда ашлык чәчелгән. Дүртөйле, Илеш, Краснокама, Шаран һәм Яңавыл районнарында бу эш мәйданнарның 70 проценттан артыгында башкарылган.
Бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар 794 мең гектар (61 процент) мәйданны били. Әлшәй һәм Дүртөйле районнары кырларында чәчү планы 91-95 процентка үтәлгән. Краснокамалылар язгы кыр эшләрен уңышлы тәмамлады.
Дәүләкән, Мәләвез, Миякә, Туймазы районнары аграрийлары — шикәр чөгендере, Әбҗәлил, Архангель һәм Хәйбулла игенчеләре көнбагыш чәчүне тәмамлады.