Хуҗалыкның баш агрономы Ришат Гәрәев токымчылык заводы басуларын күрсәткәндә горурлануын яшерми. Шулай булмый ни: биредә яшел шытымнар тигез рәтләр булып кояшка үрелгән, чүп үләненең әсәрен дә тапмассың. Сенаж салу белән беррәттән, химик утауга да кергән җәмгыять эшчәннәре.
Ниһаять, яшел урак барган басуга тукталабыз. “MacDon” чапкычына хуҗалыкның алдынгы механизаторы, Салават Юлаев ордены иясе, Русия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Илфир Хәмидуллин идарә итә.
— Илфир иң яхшы күрсәткечләргә ирешүче механизаторыбыз, — ди баш агроном. — Елның-елында ул сенажның 50 процентын чаба, язын 700-800 гектарда чәчү эшләрен башкара, көзен туңга сөрүнең 80 проценты аның өстендә, мең гектардан артык мәйданда уҗым культуралары чәчә. Аңа “MacDon” чапкычы һәм куәтле “KLASS” тракторы ышанып тапшырылган. Илфир Фәрит улы чыгышы белән Үткен авылыннан икән.
Туган хуҗалыгында 30 елга якын хезмәт салган Илфир Хәмидуллин быел да алдынгылыкны бирми: күптән түгел чәчүлекләрне кабул иткән комиссия ул эшләгән басуларның торышын их яхшысы дип тапкан.
“Ленин” хуҗалыгында күпьеллык үләннәр — 900, берьеллыклары 250 гектарны били, 400 гектарда кукуруз игелә. Бераз соңрак сенажга 360 гектарда үстерелүче люцерна да чабып алыначак. Быел да, һәр малга исәпләгәндә, 45-50 центнер азык берәмлеге хәзерләргә ниятли җәмгыять эшчәннәре.