+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
10 июнь 2015, 23:00

Усылыда кәбестә уңар

Хуҗалык уңганнары 1 миллион төп үсенте утыртырга ниятли.Стәрлетамак районынның Салават исемендәге агрофирмасы быел 30 гектар җиренә кәбестә утыртты. Буа янындагы үзәнлек әлеге культура өчен бик кулай булыр төсле. Көннәр корыга китсә, су сиптерү җайланмасы да әзер тора. Салаватлылар заманча алымнарны куллану өчен чыгымнарны кызганмаган, әлбәттә. Һәр кәбестә орлыгы махсус чәчкеч җайланма белән чокырлы кассеталарга — кечкенә ояларга урнаштырыла. Һәр кечкенә ояда — ашламалы туфрак. Орлык бөртеге шунда тишелеп чыга һәм кырга күчерелгәнче үз оясында үсә. Кәбестә үсентеләре “Патрик” дигән махсус агрегат ярдәмендә кырга таратыла. “МТЗ” тракторына тагылган бу агрегатта 4 хатын-кыз, үсентеләрне, тамырын имгәтмичә генә кассетадан алып, махсус утырткыч механизмга тапшыра бара. Бер хезмәткәр агрегат артыннан эшнең сыйфатын тикшереп, егылып калган үсентеләрне төзәтеп куя.

Шунысы отышлы: әлеге технология җир коры булган очракта да яңа күчерелгән үсентеләрнең коруына юл куймый, чөнки оядан чыккан кәбестә тамырына зыян килми һәм ул үзенең юеш туфрагы белән күчерелә.
Үстерелгән кәбестәне салаватлылар отышлы итеп сата алыр микән? Бу хакта без хуҗалык җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Альбина Баһаветдиновадан сорадык.
— Иң мөһиме — безнең кәбестәне килешү буенча тулысынча сатып алучы бар. 30 гектарга 1 миллион данә үсенте утыртыла. Без мул уңыш бирә торган гибрид орлыклар сайладык. Алар төрле чирләрдән һәм корткыч­лардан саклану өчен махсус эшкәртелгән. Һәр баш кәбестә кимендә 3 килограммнан да ким булмас, дип өметләнәбез, — диде Альбина Заур кызы.
Әйе, быел кәбестә игәр өчен салаватлыларга махсус техника һәм җайланмалар сатып алырга туры килгән. Булачак уңыш чыгымнарны өлешчә каплар һәм киләчәктә әлеге эшчәнлек үзен аклар, дип ышана алар.
Читайте нас: