+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
18 июнь 2015, 22:34

Егетләр кайта авылга, Яшьләр килә, юл бирик!

Салават исемендәге агрофирма җитәкчесенә – 25, аның урынбасарына 27 яшь.Яшьләр килә, юл бирегез,Яшьләр килә, ал бирик!Авылга кайткан яшь көчләр,Шәһәр шавын калдырып. Яктырып киткән дөньялар,Яшьләрнең йөзе якты.Аларда мең төрле ният,Алар дәртле, максатлы.Күз тимәсен эшләренә,Сөбхан Аллаһ, мәшаллаһ!Мондый егетләр барындаАвыл яшәр, иншаллаһ!

Кайчаннан бирле авыл яшь көчләргә, заманча фикерли һәм идарә итә белүче яшь җитәк­челәргә сусый. “Авылда яшьләр юк, эшләр кеше бетте...” дигән сүзләр инде күңелгә сөялләнеп каткан.
Ә менә Стәрлетамак райо­нының Салават исемендәге агрофирмасына чираттагы командировкага баргач, хуҗалык дилбегәсенә ныклап ябыш­кан егетләрне күреп, чын-чынлап куанып кайттым.
Мине агрофирманың яңа җитәк­чесе, 25 яшьлек Наил Баһаветдинов һәм аның урынбасары, 27 яшьлек Радмир Әскаров каршыладылар һәм, 200 ат көчле “Акбузат”ларына утыр­тып, яшелчә басуына, хуҗалык тормышы белән таныштырырга җилдереп алып та киттеләр.
Әйе, басуларда бөртекле куль­тураларны чәчү вакытында һәм уңышлы тәмамланган. Салават агрофирмасы башка хуҗалык­лардан бәрәңге игү белән дә аерылып тора. “Икенче икмәк” ел саен 350 гектарда үстерелә һәм мул уңыш җыеп алына. Быел 15 гектарга махсус заказ буенча кызыл чөгендер дә утырткан әле алар. Без барганда бу культураны чәчү тәмамланып килә иде. Гади орлык чәчмәгәннәр: югары сыйфатлы гибридлар – “Рондо” һәм “Боро”. Аларның саклану сыйфаты да югары, төсе кара-көрән, тәме дә татлырак икән.
Алдагы кышка теплицаны тулы куәтенә эшләтергә ниятли яшь җитәкчеләр. Анда помидор, кыяр кебек яшелчәләрне ел әйләнәсенә үстереп була ич, 20 кешелек эш урыны да ачыла.
Читайте нас: