Бәйгедә республиканың 49 районыннан 75 савучы осталыкта көч сынашты. Ярышны ачу тантанасында республика авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Азат Җиһаншин, Тәтешле районы хакимияте башлыгы Рушан Гәрәев котлау сүзендә савучыларга авыр хезмәт өчен рәхмәт белдерде, бу ярышның гүзәл хезмәт бәйрәменә әверелүен әйтеп үтте, конкурсантларның барысына да уңышлар теләде. Ярыш флагын узган елгы җиңүче — Крупская хуҗалыгы савучысы Галия Гарифуллина күтәрде. Быел бу хуҗалыктан Лидия Әсәдуллина, Лиза Суфиянова, Гөлгенә Низаметдинова ярышта катнашты.
Терлекчелектә нәтиҗәләр фермада хезмәтнең оештырылуына, малларның азык белән тәэмин ителүенә генә түгел, савучыларның осталыгына, җаваплылыгына да бәйле. Республика бәйгесендә без моңа тагын бер тапкыр инандык. Үз һөнәренең осталары теоретик сорауларга җавап бирде, практик эш күрсәтте, саву аппаратын сүтеп җыйдылар. Конкурста катнашучылар арасында бәйгедә ел саен үз көчләрен сынаучылар да, беренче тапкыр хуҗалык, район данын яклаучылар да бар иде. Әйтик, Илеш уңганы Әлфинә Фәррахова быел да район бәйгесендә беренче урын яулаган, хәзер республика күләмендә көч сыный. Аның коллегасы Альбина Таһирова фермада күптән түгел генә эшли. Бәйгедә ир-атларның да катнашуы тәүдә бераз аптыратты.