Әйткәндәй, ул туган авылында тракторчы булган әтисенең эшен дәвам итә. Трактор кабинасында үскән Альберт урта мәктәпне тәмамлаганда ук киң профильле механизатор таныклыгы алган. Чик буе гаскәрләрендә армия хезмәтен үтү белән яраткан эшенә тотына егет. Кышлары — фермада, җәйләре басуда уза. Үзен эшкә өйрәткән әтисенең йөзенә кызыллык китерми — нәрсәгә алынса да, җиренә җиткереп башкара.
— Өр-яңа тракторны аңа ышанып тапшыру очраклы түгел — техниканың кадерен белә Альберт, — дип мактап телгә ала аны хуҗалык җитәкчесе Мәгафур Лотфуллин.
Печән хәзерләү эшен хуҗалыкның дүрт булдыклы ир-егете башкара. Дамир Шиһапов 200 гектардан артык мәйданда үлән чапкан. Кипкәнен Альберт Заһидуллин тюкларга сала, аларны “КамАЗ”да ферма янына Рим Җәләев ташый, ә Рәмис Мөхәррәмов өеп тора.
Уңган егетләр күрше хуҗалыкларга ярдәмләшергә дә өлгерә.
— Бер-береңә ярдәмгә килми булмый, — ди Мәгафур Лотфуллин.
Бәлки, менә шундый дустәнә мөнәсәбәтләр, эш кешесенең кадерен белү бишбүләклеләргә иң катлаулы авыл хуҗалыгы кампанияләрен җиңел һәм бердәм үткәрергә ярдәм итәдер дә.