+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
17 июль 2015, 01:16

Базар сыный, алар сынатмый!

Сатып алу бәясе төшсә дә, борайлылар сөт җитештерүне киметми.Борай районы хуҗалыкларында мал азыгы хәзерләү оешкан төстә дәвам итә. Сенаж салуда “Колос”, “Урожай” һәм “Победа” предприятиеләре үрнәк күрсәтсә, печән туплауда “Сахаев”, “Хәмәтнуров” крестьян-фермер хуҗалыклары алда бара. Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы вазыйфасын башкаручы Ялкын Гыймалетдинов сүзләренә караганда, соңгы атналарда төбәктә яңгырлар күп яуган, әмма бу яшел урак кампаниясе барышында сизелерлек чагылыш тапмаган. Күпьеллык үләннәр басуларында эш тәмамланып килә. Якын көннәрдә печән җыю һәм сенаж салу мәшәкатьләре төгәлләнәчәк. Быел борайлыларның һәр баш малга 30 центнер һәм аңардан да күбрәк күләмдә мал азыгы туплау мөмкинлеге бар.

Читайте нас: