+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
17 июль 2015, 01:05

Фаил Шәфыйковка эш карышмый

Туймазының беренче фермеры киләчәктә гаилә фермасы оештырырга ниятли.Туймазы районының беренче фермеры Фаил Шәфыйков – белеме буенча нефтьче, урманчы, әмма бөтен гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган. Ул сайлаган эшчәнлек юнәлеше дә үзенчәлекле: терлекчелекнең берьюлы барлык төре белән дә шөгыльләнә. Ат үрчетә, сыерлар тота, сарыклар да алган, дуңгызлар да үстереп караган.

Барысы да 1986 елда Кандрада 1 мең гектар мәйданда урманны арендага алудан башланган. Урманчыларга, гадәттә, ат бирелә, шунда Фаил Сибәгатулла улы, аларның колыннарын нишләтергә дә белмәүләрен исәпкә алып, ферма төзергә дигән тәкъдим белән җитәкчелеккә мөрәҗәгать итә һәм хуплау таба. Делянка алып, урман кисеп, ниятен тормышка ашыра. Бер елдан якындагы биш район урманчыларыннан 35 баш колын туплый. Тагын бер елдан үзенең бу тәҗрибәсен РСФСР урманчылары слетында катнашучылар белән уртаклаша, ферманы карарга 450 кеше килә. Арытаба 40 баш бозау кайтарта. Район хакимияте ярдәме белән Кандрадан 23 гектар җир ала. Иген чәчә. Әнә шулай эшчәнлеге киңәя. 1994 елда ашлык сатудан кергән акчага “Нива” комбайны сатып ала. Хәзер инде фермерның 4 “Беларус” тракторы, 2 комбайны, башка техникасы бар. Күбесенчә башкорт токымлы атларга өстенлек бирә. Аларны 120 башка җиткергән чагы да булган. Бүген 60 баш ат, йөзгә якын сыер малы асрый. Күптән түгел Иске Кандра авылындагы ферманы сатып алырга тәкъдим итәләр. Шуны төзекләндереп, сарык үрчетә башлый, алар инде 300 башка җиткән. 2003 елда Кандра яныннан үткән Уфа – Самара трассасында кечкенә кафе ачкан. “Ит, бәрәңге, сөт һәм башкасы – үзебез җитештергән”, — ди фермер. Сөтне Кандра авылында бер литрын 30 сум белән саталар.
Әйткәндәй, Фаил Шәфыйков, күбесенчә, кандралыларны эшле иткән. Җәйләрен унлап кеше эшли, аларны вахта йөртә.
Шушы еллар эчендә Фаил Сибәгатулла улына катлаулы тормыш сынаулары да үтәргә туры килгән, иң зур терәге – туганнары булган. Ул үзенең биш баласын олы тормыш юлына чыгарган, бүген инде 13 оныгын үстерешә.
“Йолдыз” крестьян хуҗалыгы җитәкчесе киләчәктә балалары белән берлектә гаилә фермасы булдырырга ниятли.
Читайте нас: