+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
30 июль 2015, 20:18

Кояшлы көннәр телибез сезгә!

Стәрлетамак районы игенчеләре республикада беренчеләрдән булып урып-җыюга төште һәм югары нәтиҗәләргә ирешә.Башлап уракка төшкән “Дружба” авыл хуҗалыгы предприятиесе бөртеклеләр үскән барлык мәйданның 7 процентында эшен тәмамлаган. Аларның уңышы да район буенча иң югарысы — гектарыннан 42 центнер. Һава шартлары катлаулы булуына кара­мастан, хуҗалыкның бу кадәр мул уңышка ирешүен районның баш агрономы, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Фәрит Газизов болай аңлата:— Димәк, биредә туфрак эшкәртү, чәчү, ашлама кертү эше тиешенчә башкарылган. “Дружба” хуҗалыгында көздән “Ново Ершовская” дигән уҗым бодае чәчтеләр, барлык техноло­гияләрне дөрес итеп үтәү нәтиҗәсендә, җәй башындагы корылыкка карамастан, мул уңышка ирештеләр.

Уракка икенче булып төшкән Калинин исемендәге хуҗалыкта уҗым бодаен һәм арышын суктыру җитез бара, алар бөртеклеләрнең 9 процентын җыеп алган. Уртача уңыш — гектарыннан 32 центнер.
Фрунзе исемендәге хуҗа­лык, Салават агрофирмасы, “Стәрлетамак” дәүләт унитар авыл хуҗалыгы предприятиесе уңганнары да урып-җыю эшенә җиң сызганып тотынды.
Стәрлетамак ашлыгы амбарларга коры һәм югары сыйфатлы хәлдә керә, чөнки һәр хуҗалыкның да ашлык киптерү корылмалары туктаусыз эшкә көйләнелгән.
Республикада уракны шулай матур башлап җибәргән Стәрлетамак игенчеләре алдынгылыкны тотар дип ышанабыз. Кояшлы көннәр, мул уңыш те­либез сезгә, игенчеләр!

Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, 28 июльгә республикада бөртекле уҗым культуралары 25,26 мең гектар мәйданда урылган, 7,2 мең гектарда сугылган.
Уңыш һәр гектардан уртача 23,2 центнер тәшкил итә. Бу көннәрдә Уфа (гектарыннан 35 центнер), Мәләвез (29,4), Стәрлебаш (29,2), Стәрлетамак (28,6) районнары игенчеләре яхшы уңыш җыеп алды.
Читайте нас: