+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
1 август 2015, 22:38

Һәр минуты кадерле чак

Бүгенге көндә “Үзәк МТС”ның Илеш филиалында, бу районның “Урожай”, М. Горький исемендәге, XXII партсъезд исемендәге, “Илеш”, “Мир” хуҗалыкларында, “Илеш МТСы” җәмгыятендә, “Илеш-Агро” җәмгыятенең “Правда”, “Игенче” бүлекчәләрендә арыш, борчак һәм арпа тезмәләргә салына. Аларның кайберләрендә арыш һәм борчак суга башладылар.

— Игенченең хезмәте иң беренче чиратта һава шарт­ларына бәйле. Менә безнең дә бер борчак басуын боз сукты. Шуның нәтиҗәсендә, әлеге культура быел уңышы белән әллә ни сөендермәде. Аның каравы, арпаның — “Саша”, бодайның “Экада-109” сорт­ларына зур өметләр баглыйбыз: гектар куәте уртача 30-35 центнер тәшкил итәр дип торабыз, — ди “Урожай” хуҗа­лыгы рәисе Айдар Мөхәр­ләмов.
Хуҗалык игенчеләре быел ашламаны да былтыргыга караганда ике тапкыр күбрәк, ягъни һәр гектарга 80 ки­лограмм тәэсир итүче матдә исәбеннән керткәннәр, башка агротехник чараларны да төгәл үтәгәннәр.
Бүгенге көндә биредә эш гөрләп тора: борчак суктырып алына, арпа исә тезмәләргә салына. Бу эшне башкару Марсель Кадраев, Инсаф Исламов, Азат Зарипов, Эдуард Ким, Дамир Фазылов, Илдар Закиров кебек тәҗрибәле механизаторларга тапшырылган. Быел тәүге тапкыр уракка төшкән яшь механизаторлар Денис Фазлыев белән Фидан Мостафин да алардан калыш­мый: көненә 20-25 гектарның җирдә ашлыгын суктырып алалар.
— Яхшы эшләүче механизаторларга хуҗалыкта күп­төрле дәртләндерү чаралары каралган. Мисалга, һәр 1000 центнер суктырылган аш­лыкның 1 центнеры премия рәвешендә үзебезгә биреләчәк. Шуңа да тырышып эшләми мөмкин түгел, — ди комбайнчылар.
Әлеге вакытта хуҗалык басуларында барлыгы 7 комбайн, заманча чапкыч тагылган 3 трактор эшли. Аларның барысы да ышанычлы кулларда, ягулык-майлау материаллары белән дә өзеклек юк. Иген­челәрне өч тапкыр ашату оештырылган.
— Әле көне елны туйдыра торган вакыт. Шуңа да кояшлы көннәрнең бер генә минутын да әрәм итмәскә тырышабыз. Барысы да уңай килгәндә, ике-өч атна эчендә шушы мөһим кампанияне башкарып чыгарга исәпләп торабыз, — ди баш агроном Рамил Нәбиев.

Район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш агрономы Сергей Пискарев:

— Районда бөртеклеләр — 58510, мал азыгы культуралары — 24993, техник культуралар 5621 гектар мәйданны били.
Әлеге мөһим кампаниядә район буенча104 комбайн катнашуы көтелә, алар барысы да механизаторлар белән комплектланган һәм әзерлек сызыгына куелган.
Читайте нас: