+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
4 август 2015, 10:55

Аяз көннәрне файдаланып калыйк!

Стәрлебаш районында урып-җыю эшләре кызу темпта бара.Республиканың башка районнарындагы кебек үк, Стәрлебашта да уракка төш­теләр. Эшләр торышы белән район хакимияте баш­лыгы урынбасары Фәрит Исмәгыйлев таныштырды. — Әлегә уҗым куль­туралары мәйданнарының 33 проценты чабылды. Һава шартлары яхшы торса, шушы көннәрдә эшне тәмамлая­чакбыз. Техника җитәрлек, бер комбайнга 450 гектар мәйдан туры килә. “Заря” хуҗалыгында, мәсәлән, 500 гектар арышның бүгенгә 320 гектары җыелган. Өч көндә! Тагын ике көндә эшләрне тәмамлап, башка хуҗалыкларга ярдәмгә китәчәк алар. Яңгырларга кадәр уракны тәмамлап өлгерербез, дип өметләнәм, — ди Фәрит Вәкил улы.­

Читайте нас: