+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
4 август 2015, 10:52

Тормыш үзе яңача эшләргә өйрәтә

Татар-Олкан авыл Советы – Туймазы районында инфраструктурасы яхшы үсешкән, иң эре муниципаль берәмлекләрнең берсе. Аның территориясендә — эреле-ваклы 11 авыл, бу җирләрдә берничә ел элек пәйдә булган, шәһәрне сыйфатлы эчәр су белән тәэмин итүче зәңгәр дулкынлы Нөгеш “диңгезе” урнашкан. Гомумән, инвестиция мохитен яхшыртуда, авылларны социаль яктан комплекслы үстерүдә шушы муниципаль берәмлекне башкаларга үрнәк итеп куярга була. Биредә кече малтабарлык тармагы һәм крестьян-фермер хуҗалыклары да ныклы үсеш алган. Ә финанс-икътисади базаны ныгыту җирле үзидарә органына үз эшчәнлеген уңышлы гамәлгә ашыруга, монда яшәгән халыкның тормыш-көнкүреш шартларын яхшы якка үзгәртүгә булышлык итә.

Кыска-Елга – иң төзек авыл

— Соңгы чорда бездә күп кенә матур эшләр тормышка ашырылды, — дип каршылады безне урындагы хакимият башлыгы Илдар Баһаветдинов. — Башта олы шатлыгыбыз белән уртаклашырга телим. Район конкурсында быелгы безнең биләмәдәге Кыска-Елга авылы “Иң төзек торак пункты” дип танылды. Соңгы елларда ул күзгә күренеп яңарды. Анда шәхси төзелеш тагын да киңрәк колач алды. Шуны әйтәсе килә, авыл халкы үзенең үткәнен, ата-бабаларының рухын онытмый. Күптән түгел анда эшкуарлар ярдәмендә Бөек Ватан сугышы яугирләренә багышланган хәтер мәйданчыгы – обелиск һәм гранит тактаташ ачылды.
Без Илдар Әхияретдин улы белән Кыска-Елгага юлландык. Анда актив җәмәгатьче, быел яз авыл старостасы итеп сайланган Рузил Әхмәтов белән очраштык. Ул безне үзләренең эшләре, тормыш-көнкүреш белән таныштырды.
— 60ка якын хуҗалык булган авылыбызда тормышның ямьләнүенә сөенеп бетә алмыйбыз, — диде ул. — Бездә тырыш һәм тәртипле халык яши. “Аек авыл” республика конкурсында катнашу кешеләрдә яңа омтылыш һәм дәрт уятты. Соңгы елларда күпләр яшәгән нигезен яңартты. Хәзер бит бер-берсеннән уздырып, заманча матур йортлар күтәрәләр. Бүген безнең өйләрдә дә, шәһәрдәге кебек, көнкүрешне җиңеләйтү өчен бөтен уңайлыклар бар. Игътибар иткәнсездер, авыл урамында такыр юл үткәрелгән. Ә авыл башыннан олы юлга кадәр асфальтны авылдашыбыз, эшкуар, районда үзенең төзелеш фирмасы булган Рәзим Хәмәтгәрәев түшәтте. Бездә күп халык 12 чакрым ераклыкта гына яткан шәһәргә йөреп эшли. Авылыбызда беркем дә эшсез тормый. Пенсионерлар мал, кош-корт асрый, умарта тота. Ә тирә-ягыбыздагы урманда җиләк-җимеш тә күп. Тагын шул күңелне үстерә, безнең якларда эшкәртелмәгән, буш яткан җирләр юк. Халык үзенең пай җирләрен аренда килешүе нигезендә авылыбыздагы “Алга плюс” крестьян-фермер хуҗалыгына бирде. Ышанычлы үсеш юлына баскан хосусый хуҗалык Кыска-Елгадагы элекке сөтчелек фермасын да тергезде, андагы көтүне токымлы маллар белән тулыландырды. Җир эшенә тугры калган авылдашларыбыз өчен байтак эш урыннары булдырылды.
Яшәгән төяген төзекләндерү һәм урамнарны матурлау турында сөй­ләгәндә авыл старостасы 2010 елда биредә үз нигезен корган, хәзер инде Кыска-Елгага ныклап җиреккән хосусый эшкуар Рәзим Хәмәтгәрәевны кат-кат телгә алып үтте.
— Аның авылга килеп төпләнүе безнең өчен үзе бер табыш булды, —диде ул. — Нинди генә эшкә тотынмыйк, беренчеләрдән булып ул ярдәм кулын суза. Менә быел яз сугышында һәлак булган яугирләрнең истәлеген мәң­геләштергән обелискны төзүгә 50 мең сум акча бирде. Калганы инде урындагы казнадан бүленде. Тагын бер зур изге эше өчен дә без Рәзим Әгиян улына рәхмәт укып бетерә алмыйбыз. Ул зиратны төзекләндереп, аны профнастил белән коймалап алуга, капка ясауга киткән чыгымнарны үз өстенә алды. Минем исәп буенча, шушы эшләргә генә изге күңелле авылдашыбыз ярты миллион сум тирәсе акчасын тотынгандыр.

Җир участогы кирәкме? Аукционда катнаш!

Соңыннан без урындагы хакимият башлыгы белән биләмәдәге яңа торак массивларында булдык, икенче яшьлеген кичергән авылларның үсеш перспективасын үз күзләребез белән күрдек.
— Кыска-Елгада гына йорт төзү­че­ләргә 146 участок бүлеп бирелде, шуның 76сын льготалы категориягә караган гражданнар һәм бюджет оешмалары хезмәткәрләре алды, — дип сөйләде әңгәмәдәшем. — Күршедәге Чуваш-Олканда исә йорт төзергә җыенган 46 кеше участоклы булды. Ә Татар-Олканда яңа урамнар олы юл буендагы киң яланда калкып чыгачак. Анда 103 кеше 12шәр сутыйлык җир участогы алу бәхетенә иреште. Түбән Сәрдек якларында да йорт күтәрүчеләр өчен зур гына мәйданда яңа урыннар бүленде. Кыскасы, шәхси торак төзелеше исәбенә авылларыбызның чикләре бермә-бер киңәя. Безне бит шәһәр белән асфальт юллар тоташтыра. Шуңа күп кешеләр безнең биләмәдә өй төзергә тели. Җир участогы алу өчен тиешле документлар районга тапшырыла. Яңа таләпләрдән чыгып, без авылларны социаль яктан комплекслы үстерү өчен биләмәнең генераль планын яңадан эшләтеп алдык. Хәзер Уфадагы министрлыкта аның расланганын көтәбез. Авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җир­ләрне муниципаль милеккә күчерү турында мөһим документны үз кулыбызга алдык инде. Ул безнең шул җирләрне файдалануга булган хокукларыбызны юридик яктан ныгыта. Хәзер без яңа торак массивларында участок алган кешеләргә төзелеш эшләрен башлап җибәрү өчен рөхсәт бирә алабыз.
Белүебезчә, күп урыннарда бү­ленгән төзелеш мәйданнарын үз­ләштерү озакка сузыла. Чөнки инженер челтәрләрен сузу зур капитал чыгымнар белән бәйле. Татар-Олкан авыл биләмәсендә район ярдәме белән бу эштә дә өлгергәнлек күрсәткәннәр. Яңа торак массивларына электр үткәрү өчен республика инвестиция программасына кергәннәр.
— Әле биләмәнең үзәк авылындагы яңа төзелеш мәйданында ике урамга да ут бирелде, — ди Илдар Әхияретдин улы. — Чуваш-Олкандагы торак массивында да бу эш озакка сузылмады. Ел азагына кадәр Кыска-Елгадагы микрорайон да электр энергиясенә тоташтыралачак. Йорт төзүчеләр бүленгән участокта төзелеш эшләренә тотыну өчен тик шуны гына көтеп торалар. Табигый газ үткәрү буенча да инвестиция программасына керербез, дип уйлыйбыз.
Авыл биләмәсенең эшчәнлегендә тагын бер яңалык — монда шәхси төзелеш өчен җир участокларының бер өлешен аукцион аша сатып бирә башлаганнар. Безнеңчә, бу бүгенге шартларда бик тә дөрес адым, югыйсә, күп кешеләрнең, участокларны бушка алып, акча эшләргә өйрәнгәнен ишетеп-белеп торабыз.
— Былтыр декабрьдә Кыска-Елгадагы 25 участок аукцион аша сатылды, — дип төшендерде безгә урындагы хакимият башлыгы. — Җир мәйданы белән алыш-биреш итүдә ике төрле схема кулланыла. Берсендә йорт төзүчеләр башта аренда хокукына ия була. Аның тәртибе шундый: кешеләр аукционда катнашу өчен участок бәясенең 20 проценты күләмендәге акчаны алдан кертә. Әйтик, Кыска-Елгадагы җир участогының башлангыч бәясе, дөресрәге аны арендалау хокукы 100 мең 700 сум күләмендә билгеләнгән иде. Аукционда катнашучы шуның 20 мең 140 сумын алдан түләде, ә калган сумманы өч ел дәвамында бүлеп кертәчәк. Шуннан соң гына ул җир участогының тулы хокуклы хуҗасына әйләнә. Шуны игътибарга алыгыз, кайбер участоклар шушы тәртиптә аукционда 176 мең, 171 мең, 166 мең сумга сатылган. Акчаның 50 проценты районда кала, 50 проценты безнең казнага күчерелә. 18 участок өчен йорт төзүчеләр алдан 362 мең 520 сум кертсә, калган 3 миллион 428 мең сумын өч ел эчендә түләп бетерәчәкләр. Шуның яртысы, ягъни 1 миллион 714 мең сумы безнең бюджетны тулыландырачак.
Шул ук Кыска-Елгада икенче тәртиптә тагын 7 участок сатылган. Бу очракта аукционда катнашучылар җир хуҗасы хокукына ия булу, аны үз милкенә күчерү өчен акчасын тиз арада түли. Әгәр 12 сутый мәйданның башлангыч бәясе 198 мең 500 сум булса, сатулашу барышында кайбер учас­токларның хакы хәтта 267 мең 975, 248 мең 125 сумга кадәр күтәрелгән.
— Бу аукционнан барлыгы 1 миллион 578 мең сум акча җыелса, шуның 798 мең сумы — безнеке, — ди Илдар Баһаветдинов. — Хәзер җир участоклары белән алыш-биреш итүдә күпмедер тәҗрибәбез бар, дип әйтергә була. Финанс ягыннан да сулышыбыз иркенәеп калды. Әле тагын Кыска-Елгада 22 участокны сатарга әзерлибез. Аны үзенең эшчәннәре өчен икътисади яктан куәтле “САВА” предприятиесе алырга җыена. Аннан соң инде ул бистәдә яңа торак массивларын үзләштерү дә кызу темп алачак.
Читайте нас: