Дүрт елдан соң күп кенә торак пунктларда мондый дружиналар төзелде. Ә менә Бедеева Поляна авылының тиздән үз янгын сүндерү депосы булачак.
17нче янгын сүндерү частен таркатканнан соң махсус машиналар район авылларына бирелде. Нәкъ шул вакытта аларны карап тоту һәм файдалану мәсьәләсе килеп туды. 2013 елда “Бердәм Русия” партиясенең урындагы бүлекчәсе секретаре, Благовещен районы хакимияте башлыгы Фәрит Фазылов якындагы Октябрьский, Илек, Старонадеждино, Покровка авыл Советларын да хезмәтләндерү мөмкинлеге булган янгын сүндерү депосы төзүне тәкъдим итте.
Бу эш “Бердәм Русия” партиясенең “Гамәлдәге эшләр” проекты кысаларында тормышка ашырылды.
— Бинага тикшерү үткәрелде, электр челтәре, түбә япмасы алмаштырылды, пластик тәрәзәләр куелды, стеналар сыланды, ишекләр киңәйтелде, су торбалары салынды. Депоны техник яктан тәэмин итү өчен, авыл Советлары башлыклары барлык булган махсус транспортны анда туплады. Хәзер депоның автопаркында теләсә нинди юлдан йөри алучы ике “Урал” һәм “ГАЗ-66” машиналары бар, ә “Газпром” җәмгыяте һәм 70нче янгын сүндерү часте хезмәткәрләре өчен өч комплект униформа бирде, — дип сөйли Бедеева Поляна авыл Советы башлыгы Андрей Зырянов.
Әлеге вакытта янгын сүндерү хезмәткәрләрен әзерләү бара. Уку үзәгендә 15 кеше башлангыч әзерлек программасы кысаларында янгын сүндерү буенча техник күнекмәләр ала. Укулар тәмамланып һәм Бөтенрусия ирекле янгын сүндерү җәмгыятенә кергәннән соң депо белгечләре эш башлый алачак.
Әле “Бердәм Русия” партиясенең “Гамәлдәге эшләр”проекты кысаларында Бедеева Поляна авылында балалар өчен уен мәйданчыгы төзү мәсьәләсе карала.
— Авыл халкы балалар өчен әлеге әһәмиятле объектны төзүдә ярдәм күрсәтүне үтенә. Аларның теләген игътибарга алдык. Уртак тырышлык белән бу проектны да гамәлгә ашырырбыз дип өметләнәбез, — ди Фәрит Фазылов.