+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
6 август 2015, 22:01

Сөенеп эшлибез!

Борай районы басуларында урып-җыюның эшләренең иң кызган чоры.Районның Каенлык һәм Колай авылларын үз эченә алган “Каенлык” хуҗалыгы бүген “Каратамак” җәмгыяте канаты астында эш башлады. Бригадага Ирсат Ганиев җитәкчелек итә.Урып-җыю эшләре Каенлык авылы басуында арыш сугудан башланып китте.

— Бөртеклеләр биредә 4200 гектар мәйданны били. Шуның меңнән артыгы — уҗым культуралары. Арышның гектарыннан 20 центнердан артык уңыш көтелә. Үткән елда уҗым культуралары күбесенчә пар җирләренә чәчелгән иде. Шуңа уңышы да мул. Быел да урып-җыю белән беррәттән җирне көзге чәчүгә әзерлибез, — дип сөйли Ирсат Ганиев.
Беренче тезмәләрне куәтле басу корабларында Рәфил Хәмәтов белән Әлфир Гәрәев суктырып алды. Басудан ындыр табагына ашлыкны
“КамАЗ” машиналарында Фәвәрис Галиев һәм Рамил Сафиуллин ташый.
Яңа уңышның берникадәр өлеше, әлбәттә, фуражга алына, чиста басулардан җыел­ганыннан уҗым культура­ларының күчмә фонды булдырылачак.
МТЗ тракторында Фәвил Фазлыев әзерләгән салам төргәкләре, ферма ихатасына ташылып, саклауга куела.
Басу батырларына ярыш шартлары нигезендә ашлык, мал азыгы бирү каралган. Кыр ашханәсенең эшеннән дә канәгать игенчеләр: оста пешекче Наташа Дмитриева көненә ике тапкыр кайнар аш белән сыйлый аларны, төнге смена оештырылганда тамак ялгап алу мөмкинлеге бул­дырылган.

Чакмагыш — әлеге вакытта Башкортстанда иң югары уңыш алучы район. Республика Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, монда уртача гектар куәте — 30,7 центнер.
Республика Авыл хуҗалыгын консультацияләү үзәге белдерүенчә, 234 мең гектар мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар чабылган, 178 мең гектарда — сугылган. Башкортстан буенча барлыгы 362 мең тонна ашлык сугылган.
Стәрлетамак районында эшләр югары темпта бара, анда 14,75 мең гектар мәйданда иген чабылган. 13,32 мең гектарда — сугылган. Стәрлетамаклылар ашлык сугып алу буенча алдынгылар исәбендә. Алар 34,03 мең тонна уңыш җыеп алган.
Читайте нас: