— Мин агымдагы ел башыннан гына хуҗалыкны җитәклим. Беренче көннәрдән үк читтә эшләп йөргән яшьләрне авыл хуҗалыгы тармагына җәлеп итүне төп максатларның берсе итеп куйдым. Техникага кулы яткан егетләрнең һәркайсының өенә барып, акча артыннан читкә китмәскә — хуҗалыкка эшкә чыгарга үгетләдем. Егетләр, сүземне екмады: язгы кыр эшләре башлануга эшкә чыкты. Әйдәгез, аларның үзләре белән сезне дә таныштырам, — дип, хуҗалык җитәкчесе Вячеслав Филиппов мине Яңа Илек авылы янындагы басуга алып китте.
Басулар техника гөрелтесенә күмелгән. Янәшә урнашкан басуларның берсендә заманча “К-700” тракторында Виктор Малкин җирне туңга сөрсә, Валерий Осипов — игенне тезмәләргә салу, Марат Әхмәтов салам эттерү белән мәшгуль.
— Нишләп быел читкә китмәдең, туган хуҗалыгыңда каласы иттең? — дип сорыйм 29 яшьлек Виктордан.
— Вячеслав Геннадьевич: “Эшкә чык. Техника да иске түгел, заманча “К-700”дә эшләрсең”, — дип әйтүгә, быел “озын акча” артыннан читкә чыгып китмәскә булдым. Гаиләм дә бу адымымны хуплады. Ник дисәң дә, кичен арып-талып эштән үз өеңә кайту белән читтәге беркем көтеп тормаган шыксыз бүлмәгә кайтып керү бер түгел инде. Бүген килеп, сөенә-сөенә эшләп йөрим. Эш шартларыннан да канәгатьмен. Әгәр дә һава торышы комачауламаса, мул гына хезмәт хакы чыгар һәм ул вакытында түләнер дигән өметтәмен, — ди Виктор.