— Хөкүмәтебезнең чит илдән кертелүче продукциягә санкцияләр игълан итүе, аны тагын бер елга озайтулары бик тә дөрес адым булды. Халык та хәзер үзебездә җитештерелгән җиләк-җимешкә өстенлек бирә, — ди Рождественка авылы эшкуары. — Безне узган айда Уфада уздырылган “Җиләк тубылы” фестиваленә чакырдылар. Андагы ярминкәгә үзебезнең иртән-иртүк җыелган ярты тоннага якын җиләкне дә алып барган идек. Башкалар кебек бер чиләк уңышны 800 сум белән тәкъдим иттек. Әйтерсең, башкалада сатып алучылар безне генә көтеп алганнар. Хакына карамастан, безнең тәмле җиләкне чират торып ярты сәгать эчендә алып та бетерделәр. Мин шушы ярминкәдән үземә яңа илһам һәм дәрт алып кайттым. Димәк, без сатып алучылар ихтыяҗы өчен эшлибез, базар өчен үтемле продукция җитештерәбез.
Арытаба без бакчачы-фермер белән эшлекле сөйләшүне аның плантациясендә дәвам иттек. Берничә ел элек кенә оештырылган хуҗалыкта әле җиләк 10 гектар мәйданны били. Быел бакчаны тагын 5 гектарга киңәйтергә җыеналар.
— Бу төр үсемлек бер елдан соң гына уңыш бирә, — ди Олег Мефодьевич. — Үзебезнең тәҗрибә участогында 60 төрле сортны сынап карадык. Шуларның өчтән бере, аеруча Голландия һәм Германия сортлары бездәге климат шартларында өметне акламады. Сортларны сынаганда без җимешнең тәм сыйфатына, уңыш бирүчәнлегенә, төрле үсемлек авыруларына бирешмәвенә игътибар итәбез. Шулай ук безнең өчен җиләклекнең ничек кышлавы да мөһим. Чөнки сорт ничек кенә яхшы булмасын, әгәр ул кышкы салкыннарга бирешсә, алдагы сезонда бөтенләй уңышсыз калуың бар.
Быел “Шаран бакчалары” хуҗалыгында узган ел утыртылган биш гектарлык участок мул уңыш белән куандырган. Җиләк җыю исә бер айдан артыгракка сузылган. Бу эшне оештыруда фермерга тырышлыктан тыш тапкырлык һәм зирәклек күрсәтергә туры килгән. Чөнки җыеп алынган уңыш көнендә үк кулланучыларның өстәленә барып җитәргә, сыйфатын югалтмаска тиеш. Кызу чорда бар булдыклылыгын эшкә җиккән Олег Дмитриев максатына ирешкән дә инде.