+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
16 август 2015, 00:11

Фермер гаиләсе — үзе бер экипаж

Авыргазы районының Юламан авылыннан Ивановойлар гаиләсе оештырган фермер хуҗалыгында урып-җыю эшләре кызу бара.Бу хуҗалык 1993 елда төзелгән иде. Аның җитәкчесе Алексей Ивановой — районда билгеле шәхес.

Ул ике югары белемле — Мичурин авыл хуҗалыгы институтын һәм Башкортстан дәүләт аграр университетын тәмамлаган. Заманында урындагы “Восход” колхозына җитәкчелек иткән, халык күңелен яулаган “Ак төннәр” фестивален оештыручы да булган, мәктәптә укыткан. Үзлегеннән архитектор, төзүче һөнәрләренә өйрәнгән. Колхоз рәисе булып эшләгән чорда ул төзеткән биналар архитектура үзенчәлеге буенча башкалардан аерылып тора, ә аларның очлаеп киткән гөмбәзле түбәләре Юламан авылының визит карточкасы булып санала. Гомумән, ул — тор­мышка иҗади каравы белән башкалардан аерылып торучы, тырыш һәм булдыклы шәхес. Алар хатыны белән 7 ул һәм 3 кыз тәрбияләп үстергән.
Хаклы ялга чыгу белән гаилә ике фермер хуҗалыгы төзеп җибәрә. Алексей Яков­левич үзе, башлыча, шикәр чөгендере җитештерү белән шөгыльләнүче крестьян-фермер хуҗалыгын җитәкли. 85 гектар мәйданда, татлы тамырдан тыш, бәрәңге, кәбестә, кызыл чөгендер, кишер үсә. 2012 елда хуҗалык Башкортстан Авыл хуҗалыгы ми­нистрлыгының 1 миллион сумлык грантына лаек булган. Хуҗабикә Вера Александровна исеменә теркәлгән фермер хуҗалыгы бөртекле һәм кузаклы культуралар җитештерүгә махсуслашкан. 185 гектарда арыш, бодай, тритикале, арпа, солы һәм көнбагыш үстерелә. Хуҗалыкка уллары Артур җитәкчелек итә.
Ике хуҗалыкта да оештыру эшләрен Алексей Иванович, нигездә, үзе алып бара. Аның бу эштә тәҗрибәсе һәм сәләте җитәрлек. Хуҗалык әгъза­ларының тырыш хезмәте яхшы нәтиҗә бирә. Улларының барысы да гомум эштә актив катнаша. Артур белән Арсений — Башкортстан дәүләт аграр университетының агрономия, Анатолий механика факуль­тетларын тәмамлаган. Вла­дислав һөнәре буенча педагог булса да, шулай ук, техниканы яхшы белә, Геннадий — икътисадчы.
Хуҗалыкта матди-техник базаны үстерергә, алдынгы технологияләрне һәм бөртекле культураларның отышлы сортларын кертергә омтылалар. Тату, бердәм һәм эшчән команда быел да сынатмады: басуларда яхшы уңыш өлгерде. Без килгәндә ике “Нива” комбайны арышны турыдан суктыра иде. Бүген исә уҗым бодаен урып-җыялар.
Читайте нас: