+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
18 август 2015, 22:08

Чишмәлеләр сынатмый

Районда елны туйдырыр һәр көнне нәтиҗәле файдаланалар.Кояш нурларының кадерен белеп кенә өләшкән тыйнак августның күз явын алырлык зәңгәр күгендә тезелешкән кабарынкы ак болытлар офыкларга кадәр сузыла да шундый ук чиксез алтынсыман иген басуларына барып тоташа. Ә анда диңгездәге кораблардай комбайннар тезелешкән. Игенченең ал-ял белми хезмәттә үткәргән, басуларны гөрләткән вакытлары шул – көннең елны туйдырыр чаклары.

Чишмә районында да урып-җыю эшләре оешкан төстә бара.
— Быел районда урак эшләре 44,4 мең гектарда башкарылачак. Бүгенге көндә бөртекле культуралар 17500 гектарда чабылды, 17333 гектарда суктырылды, 37267 тонна ашлык суктырып алынды. Уңыш гектарыннан 21,5 центнер тәшкил итә, — ди район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш агрономы Дамир Котдусов.
Чишмә районының алдынгы хуҗалыкларының берсе — “Агро-Альянс” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте. Чәчү нәтиҗәләре буенча быел беренче урынга чыккан хуҗалыкны яшь, булдыклы, хезмәт сөючән егет — Руслан Хәмитов җитәкли, ул күп еллар бу өлкәдә бар көчен салган әтисе Марат Зөфәр улының эшен лаеклы дәвам итә.
— Быел уҗым бодае уңышы югары булды — гектарыннан 30 центнер. Яз чәчелгәнне вакытында һәм югалтуларсыз җыеп алырга исәп тотабыз, — ди җәмгыятьнең баш агрономы Рамил Ибраһимов. — Язын бодай, арпа, көнбагыш, шулай ук быел беренче тапкыр 400 гектарда шикәр чөгендере чәчтек.
“Агро-Альянс” басуларында бүген биш “Акрос — 530” комбайны, ике “Джон-Дир” тракторы, бер “Монопил” чәчкече һәм башка техника эшли. Барлык ашлык чистарту машиналары яңартылган. Җыеп алынган ашлыкны көнендә эшкәртергә өлгерәләр. 200 тонна бодай сатуга әзерләнгән дә инде.
Биредә уннан артык механизатор эшли. Яшьләр, уңганнар. Бер эшчегә икешәр техника туры килә. Үзләре чәчәләр, җыялар, сөрәләр. Хезмә­теңне лаеклы бәһалап, даими акча түләп торганда нишләп җиң сыз­ганып эшләмәскә, ди әле! Өстәвенә, бодай, салам, печәнен дә таш­ламалы хак белән бирәләр.
Рамил Солтангәрәй улы әйтүен­чә, яз чәчелгән бөртеклеләрне җыюны август ахырына тәмамлап, сентябрьнең уннарыннан шикәр чөгендерен алуга керешергә исәп­ләре.
Читайте нас: