+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
20 август 2015, 00:32

“Бергә эшләргә!”

Фермер Әмир Котлышинның девизы шундый.Әмир Котлышинга авыл мәшәкатьләре яхшы таныш. Ул Иске Калкаш авылында туып-үскән һәм әлеге көндә дә шунда яши. Берничә ел элек шәхси фермер хуҗалыгын булдырып, арыш, бодай, арпа үстерә.

— Арендага пай җирләре алдым, хәзер миндә 43 пайчы бар. Килешүгә ярашлы, алар белән күбрәк ашлык биреп исәпләшәм, — ди Әмир Вәли улы. — Үсте­релгәнне җыярга, тазартырга бертуганнарым Замир белән Инсаф ярдәм итә. Билгеле булуынча, җир эшен берүзең генә башкарып чыгарлык түгел. Барлык агрономия мәсьәләләре буенча Дәминдар Дәүләтшинга мөрәҗәгать итәм, ул күпьеллык эш стажы булган бик яхшы белгеч. “Стәрлебаш агрофирмасы” пред­приятиесе белән күптәннән хезмәттәшлек итәм — алар техника белән ярдәмләшә, үземнеке дә бар, әлбәттә. Үз чиратымда мин дә аларга булышырга тырышам. Яңа гына солы һәм бодай уңышын чабып бирүемне үтенделәр, ихлас күңел­дән ярдәм иттем. “Бергә эшләргә” принцибына мин генә түгел, күп фермерлар таяна.
Шулай авырлыкларга зарлан­мыйча эшли һәм яши фермер. Быел язын 270 гектарда иген чәчкән. Бүгенге көнгә арышны тулысынча җыеп алганнар, гектарыннан 24 центнер чыккан.
— Ә менә уҗым бодаеннан уңыш зур булмады, — дип дәвам итә Әмир Котлышин. — Сәбәбе — басуны дөрес сайламауда. Кышын монда кар аз булып, чәчүлекләрнең бер өлеше туңды. Язын яңадан чәчү мөмкинлеге булмады. Киләчәк өчен сабак бу.
Җыелган ашлыкны әлегә Иске Калкаш ындыр табагы амбар­ларының берсенә салганнар, мөмкинлек булу белән аларны тазартырга керешәчәкләр.
Замир абыйсының крестьян-фермер хуҗалыгы биләмәсендә печәнлекләр 140 гектар чамасы, шуларның өчтән бер өлешен кәҗә үләне, ә калганын костер белән төрле үлән катнашмалары били. Печән вакытында абыйлы-энеле тәүлек әй­ләнәсенә эшләгәннәр, хәзерләгән печәнне авыл халкына сатканнар, сатып алучылар бик күп булган. Шәхси хуҗалыгын да мал азыгы белән тулысынча тәэмин иткәннәр. Озакламый кәҗә үләнен икенче тапкыр чабарга кирәк булачак. 80 гектардагы арпа уңышын да җыйганнар.
Читайте нас: