Дөрес, эше авыр, табышы аз булгангамы, әллә инде Русия авылларының күзгә күренеп картая баруына бәйлеме, башка сәбәптәнме, шәхси ихатада мал тотучылар сафы соңгы чорда елдан-ел сирәгәя. Мисал эзләп еракка китмичә, туган төягем – Бәләбәй районының Тузлыкуш авылындагы хәлне генә китерәм. Моннан чирек гасыр элек авылда ике көтү булып, аларның һәркайсында 200-300 баш сыер малы исәпләнсә, бүген көтүләр 70-80 баш терлек белән генә чикләнә. Нәтиҗәдә, ай-ике ай үтүгә, абзыеңа янә көтү чираты килеп җитә. Чират тагы да тизрәк килеп җитәр иде, ярый әле авылда шәхси ихатасында күпләп сыер малы асраучы берничә булдыклы ир-узаманы бар. Алар хуҗалыгында дистәләгән баш мал тотып, мәхлукларны гомум авыл көтүенә кушканга гына, көтү чираты аларда берничә атнага тоткарлана. Юкса, абзыеңа ай саен авыл башына чыгып чыбыркысын шартлатырга туры килер иде. Әмма ил Хөкүмәте даирәсендә шәхси хуҗалыклар эшчәнлегенә бәйле әлегәчә караш хөкем сөрүен дәвам итсә, бу көннең якын чорда килеп җитүе дә бик ихтимал.
Эш шунда, Русия Хөкүмәте Премьер-министры Дмитрий Медведев рәислегендә Сочида урып-җыю мәсьәләләре буенча үткән селектор киңәшмәсендә Ставрополь крае губернаторы Владимир Владимиров шәхси хуҗалыкларда терлек һәм кош-корт санына чикләү кертү тәкъдиме белән чыкты. Аның фикеренчә, бер хуҗалыкта сыер малы саны биштән, ә сарык егерме баштан артмаска тиеш. “Күпләп терлек асраучылар салым түләми, шул ук вакытта социаль яктан киеренкелек тудыра”, — дип белдерде ул. Әлеге тәкъдим ил Хөкүмәте тикшерүенә алынды. Атап әйткәндә, Премьер-министр Дмитрий Медведев илнең Авыл хуҗалыгы, Финанс, Икътисади үсеш министрлыкларына әлеге мәсьәләне һәрьяклы тикшереп, 23 сентябрьгә кадәр үз фикерләрен җиткерергә кушты. Шәхси хуҗалыкларда терлек һәм кош санына чикләүләр кертү-кертмәү турында мәсьәлә шуннан соң хәл ителәчәк.