Моннан өч ел элек хаклы ялга чыкканнан соң да яраткан эшен ташларга ашыкмый Рәис Ягафәров. Урындагы “Уңыш” хуҗалыгы таркалганнан соң да эшсез калмый — Төрембәттәге көчле крестьян-фермер хуҗалыгына эшкә чакыралар. Заманында абруйлы колхоз рәисләре үзләре килеп исәнләшкән һәм һәрчак аның фикере белән исәпләшкән комбайнчы районда үзен булдыклы фермер итеп танытырга өлгергән Ильясовның үтенечен кире какмый.
— Авыл хуҗалыгы техникасын биш бармагы кебек белүче Рәис абыйга үзебезнең яңа комбайнны ышанып тапшырдык һәм үстерелгән уңышның югалтуларсыз җыелып алыначагына шикләнмибез, — ди КФХ башлыгы.
Наил Искәндәр улы әйтүенчә, быел монда бөртекле культуралар һәм көнбагыш 500 гектардан артык мәйданны били. Арыш, солы сугылган, чиратта — арпа белән бодай. Уртача уңыш 30 центнердан ким булмас дип торалар. Өстәвенә, быел көнбагыш та мул уңыш вәгъдә итә.
Авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, республикада бөртекле һәм кузаклы культуралар 644 мең гектарда (36 процент) урылган, 600 мең гектарда (34 процент) сугылган.
Соңгы тәүлектә — 77 мең тонна, барлыгы 1 миллион 88 мең тонна ашлык сугылган. Авыргазы, Благовар, Дәүләкән, Илеш, Мәләвез, Стәрлетамак, Чакмагыш районнары, 49,7-51,5 мең тонна ашлык суктырып, уракта алдынгылыкны били.