+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
25 август 2015, 22:19

Эштә һәрчак әйдәп бара Чуенчы егетләре!

Габдрахманов крестьян-фермер хуҗалыгында мул уңыш үстергәннәр.Хуҗалыкны җитәкләүче Гаяз Габдрахманов яңарак “Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исеменә лаек булды. Басуларда өлгергән мул уңыш, хуҗалыкта көйле барган эшләр югары исемнең очраклы рәвештә бирелмәвен дәлилли. Әле үзе дә районның яшь хуҗалык җитәкчеләре исәбендә булган Гаяз Баязит улы заманча эшләргә, яшьләрне үстерергә омтыла. Шул ук вакытта, акыллы җитәкче һәм оста оештыручы буларак, ул тәҗрибәле, ышанычлы кадрларга да таяна. Әфган сугышын үткән Рәфыйк Хәмитов шундыйларның берсе. Рәфыйк Тимерхан улы — үз эшен яхшы белүче киң профильле механизатор.

– Мин бит трактор һәм комбайн кабиналарында үскән малай! – ди ул, заманында районның алдынгы тракторчысы булган әтисен горурлык белән искә алып.
Бүген ул берүзе ике куәтле тех­никаны хезмәтләндерә – “Полесье” комбайнында иген ура, урактан бушаган арада “КЛААС” тракторында Евгений Прокопьевны алыштыра.
Ә менә фоторәсемдәге егетләр Габдрахманов хуҗалыгындагы яшьлек һәм тәҗрибә бердәмлеген раслый. Яңарак Башкортстан дәүләт аграр уни­верситетын тәмамлап кайткан Уртатау авылы егете Руслан Абдуллинга баш агроном вазыйфасы йөк­ләтелгән. Яшь белгеч өч дистә елдан артык хезмәт стажлы шоферлар Миңневәли Галиев һәм Рәзиф Исхаков кебек абзыйлары белән һәрдаим киңәшләшеп эшли.
Менә шундый оста оештырылган эш, халыкның татулыгы, бердәмлеге нәтиҗәсендә Чуенчы авылы басу­ларында урып-җыю бик уңышлы бара.

Шул ук вакытта

Дәүләкән районында үстерелүче иген культураларының дүрттән бер өлеше диярлек крестьян-фермер хуҗалыкларына туры килә. Алар барысы да уракка яхшы әзерлек белән килгән – техника, ягулык җитәрлек
.
Читайте нас: