+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
26 август 2015, 21:45

Кичә ташландык басуда бүген күкрәп иген үсә!

“Сәлимгәрәев” крестьян-фермер хуҗалыгында тәүге елда ук бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 25-30 центнер уңыш алалар.— Ярмунча авылында былтыр көз генә оештырылган “Сәлимгәрәев” крестьян-фермер хуҗалыгында тәүге уракны үткәрәләр. Тәү көннән үк алар алдынгы технологияләр кертүне алгы планга куйды, шуңа да эш нәтиҗәләре дә яхшы, — диде Туймазы районының Бишкурай муниципаль берәмлеге хакимияте башлыгы Альмир Абзалов.

Ярмунча авылына барып җитмәстән үк безне алтын төсенә кергән тук башаклы иген басулары каршы алды.
Кайчандыр элекке колхозда бригадир, механик булып эшләгән, хәзер исә яңа нигездә барлыкка килгән хуҗалыкта эшләр идарәчесе вазыйфасын үз иңенә йөкләгән Вәзир Зарипов та игенчелеккә салынган хезмәт һәм акчаның бушка китмәвенә сөенә.
— Быел бездә бөртекле культуралар 850 гектар мәй­данны били, — диде ул.— Мул уңыш үстерер өчен алдынгы агротехникага таянып эшлибез. Язын бодай һәм арпаның тик элиталы сортларын алып кайтып чәчтек. Җирнең уңдырыш­лылыгын арттыру өчен һәр гектарга 100әр килограмм минераль ашлама керттек. Җәй басуларда химик утауны да вакытында башкардык. Салынган хезмәт өчен җир безгә үзенең юмартлыгын күрсәтте. Арпа басуларыннан уртача 25әр центнер уңыш җыеп алдык, ә бодайның элиталы сорты гектарыннан 30 центнер төшем бирә.
Әйткәндәй, яңа хуҗалык шушы авылда туып-үскән, хәзер Туймазы районында уңышлы эшкуарлардан саналган Рәүф Сәлимгәрәевның тырышлыгы белән оештырылган. Аның изге ниятен иген игү эшен яхшы белгән авылдашлары бердәм күтәреп алган.

Шул ук вакытта

Башкортстан Авыл хуҗалыгын консультацияләү үзәге мәгълүматлары буенча, республикада бөртекле һәм кузаклы культуралар 805 мең гектарда (45 процент) урылган, 750 мең гектарда (42 процент) сугылган. 1337 мең тонна ашлык суктырып алынган. Уртача уңыш гектарыннан 17,8 центнер тәшкил итә.
64,3-65,9 мең тонна ашлык суктырып, Стәрлетамак, Мәләвез, Чакмагыш һәм Илеш районнары игенчеләре урак кампаниясендә алда бара. Благовар районы хезмәтчәннәре — 58,17 мең тонна, авыргазылылар һәм дәүләкәнлеләр 52,5-53,4 мең тонна ашлык җыеп алган.
Читайте нас: