Тоташ район буенча исә урак яртылаш тәмамланган дип әйтергә була. Уртача уңыш гектардан 16 центнер тәшкил итә. Аерым хуҗалыклар һәм культуралар буенча күрсәткечләр зуррак. “Колос-Агро”да 70 гектарлы уҗым бодаеның һәр гектары 31 центнер бирә. “Заря” җәмгыятендә 67 гектарлы арыш басуында уңыш гектардан 30 центнер тәшкил иткән. “Башкортстан ашлык компаниясе”, “Колос” агрофирмасында да басулар мул уңыш белән куандыра. Шунысы игътибарга лаек: уҗым культуралары гектар төшеме буенча ышанычны аклаган, районда хәзерге вакытка тулай ашлык җыемының зур өлешен алар алып тора.
Чикләнгән җаваплылыктагы “Саламат” җәмгыятендә дә көздән уҗым бодаен һәм арышны мул чәчеп отканнар дип әйтергә мөмкин. Сөренте җирләр 9 мең гектардан артык тәшкил иткән хуҗалыкта бөртеклеләр быел 5 мең гектарда үстерелгән. Шуның биштән бере — уҗым культуралары. Уртача уңыш артык зурдан түгел — гектардан 12 центнер тирәсе. Әмма хуҗалыкта моңардан да канәгатьләр. Эш шунда – “Башагропродукт” дәүләт предприятиесенең бүлеге сыйфатында “Саламат” 2012 елда оештырыла. Элекке инвесторлар яңа хуҗалыкка матди-техник яктан бай мирас калдырмый, билгеле. Бу хакта “Саламат” җәмгыяте җитәкчесе Әнвәр Зәйнуллин түбәндәгеләрне сөйләде:
— Берничә ел дәвамында эшкәртелмәгән басулар ташландык хәлдә иде, — ди ул. — Шуңа да безгә хуҗалыкны чирәм җирләрдәге кебек яңабаштан оештырырга туры килде. Банк кредитлары исәбенә 55 миллион сумлык авыл хуҗалыгы техникасы сатып алынды. Иң аянычлысы шул – авылда механизатор кадрларга кытлык килеп туган, чөнки күпләр эш эзләп чит төбәкләргә чыгып киткән. Шөкер, “Саламат”та тормыш җанланганын күреп, кире кайта башладылар. Җирнең уңдырышлылыгын нәкъ менә алар белән күтәрәбез, ә алар ашлык кадерен яхшы белә.
Тракторчы Айрат Галиев — шуларның берсе. Элекке колхоз бөлгенлеккә тарыгач, ул да район үзәге предприятиеләренә йөреп эшләүгә күчә. Яше олыгаеп барган ирне гаиләдән аерылып яшәү ялкыта, билгеле.
— Яңа хуҗалык оештырылу хәбәрен ишетү белән эшкә чыктым, яңа трактор бирделәр, — ди ул. — Хәзерге вакытта ындыр табагында ашлык бушату-төяүгә билгеләделәр. Бер эштән дә читләшкәнем юк, башкалар да шундый ук фикердә, чөнки туган төбәк барыбер үзенә тарта, монда безгә эшләргә һәм яшәргә.