“Ленин” токымчылык заводы” җәмгыятенә караган Мәмәдәл районда әлләни зур авыллардан исәпләнми. Аның каравы, авыл урамнарына асфальт җәелгән, табигый ягулык белән тәэмин ителгән. Дөрес, соңгы чорда хуҗалыкта булган “оптимизация” чаралары авылда эшсезләр санын берникадәр арттырды. Менә шундый шартларда авыл читендәге мәйданчыкта эшкуарларның зур төзелешкә тотынуы авылга яңа сулыш бирде. 2008 елда ачык яланда урнашачак җитештерү цехының беренче нигез ташлары салынды. Хәзер биредә продукциясе белән республика сәүдә нокталарын яулаучы малтабарларның яңа максат-бурычлар куеп эшләвенә авыл халкы да куана. “Баһаов” шәхси предприятиесе эшкәртү белән шөгыльләнә, ә “Агролайн” җәмгыяте аны басу чималы белән тәэмин итә.
Әлегә кадәр биредә хуҗалыклардан кабул ителгән борчакны эшкәртеп сәүдә нокталарына озаталар иде. Әйтергә кирәк, әлегәчә, гомумән, төбәктә чимал эшкәртүгә махсуслашкан мондый цехлар юк иде. Дөрес, элеватор һәм карабодай чималын эшкәртүче кече завод бар. Әмма аларның куәтләре дә, мөмкинлекләре дә чикле.
— Аграр җитештерүдә мондый юнәлешне сайлау, билгеле, җиңел түгел. Алыпсатарлар күпкә табышлырак эшли. Әмма без беренче чиратта районда үстерелгәнне эшкәртү, халыкны урындагы продукция белән тәэмин итү һәм аграр хуҗалыкларга үзләре үстергәнне сату мөмкинлеген тудыруны максат итеп куйдык, — ди “Агролайн” җәмгыяте директоры Илфир Мәгъзумов.
Дүртөйле районында соңгы елларда борчак культурасы мәйданнарының артуында, әлбәттә, әлеге аграр цехның да өлеше аз түгел. Чөнки иң эре һәм куәтле саналган “Россия”, “Ленин”, ”Киров” “Победа” хуҗалыклары, нигездә, борчакны эшкәртү өчен Мәмәдәлгә озата. Табыш-керем алу осталыкларына ия әлеге җәмгыятьләрнең шәхси предприятиегә өстенлек бирүе исә ике арадагы хезмәттәшлекнең файдалы һәм ышанычлы булуы турында сөйли. “Россельхознадзор”ның даими тикшерүләре дә әзер продукциянең сыйфаты яхшы булуын күрсәтте.
— Чималның сиксән проценты Дүртөйле хуҗалыкларыннан алына. Әлеге вакытта Илеш, Чакмагыш районнарыннан борчак алабыз. Бәясе ике як өчен дә отышлы. Иң мөһиме, чимал сыйфатлы. Монысы инде республика сәүдә нокталарында урындагы продук-циянең өстенлек алуы турында сөйли, — ди “Баһаов” шәхси предприятиесе башлыгы Илфир Баһаов. — Әйткәндәй, хезмәттәшлек иртә яздан башлана. Аерым хуҗалыкларга соңыннан түләү шарты белән килешү төзеп, процентсыз кредитлау хуҗалыкларга зур ярдәм булып тора.
Бу көннәрдә җитештерү цехында да “урак өсте”. Чимал килә. Аларны тиз арада кабул итәргә кирәк. Сезон вакытында эшләүчеләр саны уннан арта. Хезмәт хакы кемнең күпме эш башкаруыннан чыгып түләнә.
— Авыл халкы бик тырыш, ярдәмчел. Бүген нинди юнәлештәге бизнес та үзе урнашкан биләмәдәге социаль җаваплылыгын онытмаска тиеш, — дигән фикердә Илфир Мәгъзумов. — Мин бу очракта авыл халкын эш белән тәэмин итүне дә күз уңында тотам. Аннары, кешеләрнең, тоташ авыл проблемаларына да битараф калырга ярамый. Эшкәртүче предприятие буларак, керем-табыш белән мактанып булмый, әлбәттә. Шулай да халыкта “бу эшкуарлар авылга ничек ярдәм итә?” дигән сорау тудырырга ярамый, сорау туганчы ук кулдан килгән кадәр аларның ихтыяҗы, проблемалары белән кызыксынырга кирәк.
Шунысы куанычлы, мәмәдәллеләр эшкуар егетләргә мондый сорау бирергә өлгермәгән, күрәсең. Район әһәмиятендәге зур трассага алып чыккан ике басу уртасындагы бер чакрым озынлыгындагы юлны үз көчләре белән күтәрткәннәр. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган обелискны тәртипкә китергәннәр. Авыл старостасы зиратны төзекләндерүдә матди ярдәм күрсәткәннәре өчен рәх-мәтле бу егетләргә. Сабан туе, авылдагы башка бәйрәмнәрдән дә читтә калмый Илфирлар. Хәер, үзләре әйткәнчә, эш мактануда түгел, ә ихлас күңелдән ярдәм итүдә.
Гадәттә, шәхси эшкуар икән — аны акчалы кеше итеп күрәбез. Ләкин аларның алып-сату белән түгел, ә чын мәгъ-нәсендә бизнес-планнар корып, максатына ирешү өчен банктан зур суммалар алып эшләвен истән чыгарабыз. Чимал эшкәртү белән шөгыльләнүче әлеге булдыклы ике эшкуар, мәсәлән, ел саен 10 миллион сумга кадәр кредит ала. Процент ставкаларының тотрыклы булмавы гына комачаулый аларга.
— Без бу шөгыльне авылда эшләр өчен сайладык, — ди Илфир Мәгъзумов. — Якын киләчәктә башка культураларны эшкәртүгә дә күчәчәкбез. Күптән түгел яңа җиһаз сатып алдык. Карабодай чималын эшкәртәчәкбез. Арпа эшкәртү җайга салына. Республика халкын үзебезнең продукцияләр белән күбрәк тәэмин итүдә өлешебез тоемлы булачагына ышанабыз.