Ә чәчүлекләр биредә 7344 гектар мәйданны били! Аңлашыла, мондый зур мәйданда мөһим кампанияләрне барлык тиешле агротехник срокларда башкарып чыгу өчен куәтле техник база да, зур хезмәт көче дә таләп ителә. Хәер, бу яклап “Азат” хуҗалыгында, кем әйтмешли, атлары да кешнәп тора, егет-кызлары да җиң сызганып эшләп тора. Мәсәлән, узган елда гына хуҗалыкта 26 миллион сумлык авыл хуҗалыгы техникасы һәм җиһазлары сатып алынган. Шуңа да бүген күкрәп үскән иген кырларын биредә иске-москы техника түгел, дүрт өр-яңа “АСRОS-530” комбайннары иңли. Аларны исә Зинур Вәлитов, Илһам Ибраһимов, Флүр Вахитов һәм Илдус Әлибаев кебек алдынгы комбайнчылар йөгәнләгән.
— Эш көне иртәнге сигездә башлана һәм караңгы төшкәч кенә тәмамлана. Аның каравы, эш күләме күбрәк булган саен, акчаны да шуңа бәрабәр түлиләр. Бу җәһәттән быелгы урып-җыю кампаниясендә дә мул гына акча эшләп алырбыз, дип ышанам. Һәрхәлдә, уңыш сөендерә, бөртеклеләрнең гектар төшеме уртача 20 центнер тәшкил итә.
Хезмәт шартлары исә искиткеч. Басуда ук җылы аш белән тәэмин итәләр. Кабинасы иркен, кондиционер урнаштырылган, барлык уңайлыклар каралган комбайннарда эшлибез. Бер сүз белән, эшлә дә эшлә генә, — ди бу җәһәттән хезмәттән тәм һәм ямь табып, алдынгы басу батыры Зинур Вәлитов.
Башкортстанда ашлык һәм кузаклы культуралар 951 мең гектарда чабылып (53 процент), 902 мең гектарда (51 процент) суктырылган. Җәмгысы 1583 мең тонна ашлык җыеп алынган. Гектар куәте уртача 17,6 центнер тәшкил итә.