+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
2 сентябрь 2015, 14:56

Маллар көтүдә йөрсен!

Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев хуҗасыз йорт хайваннары темасына әйләнеп кайту зарурлыгы турында белдерде. Бу мәсьәлә күптән түгел Әбҗәлил районында булган юл-транспорт фаҗигасенә бәйле яңадан күтәрелде. Анда җиңел машина атка бәрелү сәбәпле пассажир һәлак булды.

“Кызганычка каршы, бүгенге юл хәрәкәте торышы фронттан килгән хәбәрләрне хәтерләтә — үлүчеләр, җәрәхәтләнүчеләр... Әмма әлеге очракта һәлакәткә китерүче тагын бер мөһим фактор бар: бу — йорт хайваннарын көтүдә йөртүнең тәртибе булмау”, — дип язды үзенең блогында парламент спикеры.

2011 елның маенда республика парламенты депутатлары “Башкортстан Республикасы территориясендә авыл хуҗалыгы хайваннарын көтүгә куу һәм иректә йөртүне тәртипкә салу турында” Закон өстендә эшләүне тәмамлады. Анда йорт хайваннарын ветеринар теркәү (паспортлаштыру) һәм маркалау (тамга салу) нормалары билгеләнгән. Константин Толкачевның Урал аръягы районнарына эш сәфәре барышында бу мәсьәләне Баймак, Хәйбулла һәм Әбҗәлил районнары гражданнары күтәргән иде. Документ шул вакытта кертелгән тәкъдимнәрне исәпкә алып төзелде. Йорт хайваннарына тамга салу аларның үсентеләргә зыян китерүенә, юллардагы хәлләр торышына, урлашуга бәйле берничә проблеманы хәл итә.
— Һәр милек — ул өстәмә җаваплылык дигән сүз. Бер йорт хайваны да хуҗасыз булмаска тиеш. Гамәлдә исә без аларны паспортлаштыруга тиешле әһәмият бирелмәвен күрәбез. Нәтиҗәдә, булган проблемалар хәл ителмәде. Шуңа күрә әлеге мәсьәләне яңадан күтәрү, хәлләр торышын ачыклау, закон үтәлешен тикшерү, кирәк булса, аны һәм башка норматив актларны, шул исәптән, Административ хокук бозулар турында кодексны тулыландыру кирәк дип саныйм. Димәк, билгеләнгән штраф күләме генә законны үтәү өчен җитәрлек сәбәп була алмый, — диде, сүзен йомгаклап, Константин Толкачев.
Читайте нас: